Фәрит Мөхәммәтшин районнарның Халыклар дуслыгы йортларына автобуслар тапшырды

Районнарның Халыклар дуслыгы йортларына – яңа автобуслар. Кичә Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда республиканың биш районында: Азнакай, Апас, Чүпрәле, Яңа Чишмә һәм Спаста урнашкан учреждениеләргә өр-яңа “Форд Транзит” микроавтобуслары ачкычларын тапшырды.

Дәүләт Советы рәисе Дуслык йортлары эшчәнлегенең гореф-гадәтләрне, традицияләр, мәдәниятләрне саклау буенча дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының гомуми сәясәтенә бик туры килеп торуын әйтте. “Татарстан Мәдәният министрлыгы белән район эчендә, шулай ук районара дәрәҗәдә әлеге эшне көчәйтергә кирәк”, – дип мөрәҗәгать итте ул чарага җыелган халыкка.

Сүз уңаеннан, моңа кадәр Халыклар дуслыгы йортлары Казан, Чаллы, Түбән Кама, Менделеевск, Нурлат, Тәтеш, Азнакай, Лениногорскида бар иде. Быел алар тагын дүрт районда – Яңа Чишмә, Спас, Апас һәм Чүпрәледә ачылды.


Фикер өстәү