Республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар 1,4 млн гектардан артык мәйданда җыелган

Әтнә районы республикада беренчеләрдән булып көзге культуралар чәчүне төгәлләде, ә Апас районы Татарстанда икенче булып бөртекле һәм кузаклы культуралар урып-җыюны төгәлләде. Бу турыда ТР Авыл хубалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итте.

Җыелган барлык мәйдан 27,3 мең га тәшкил итә. Районда тулаем ашлык җыемы 83,3 мең тонна булды, уртача уңыш – 30,7 ц/га, бу республика буенча бер гектардан бүгенге уртача күрсәткечтән 0,5 центнерга күбрәк.

Башка районнарда да урып-җыю эшләре югары темпларда бара. Кайбыч районы бөртекле һәм кузаклы культуралар урып-җыюны төгәлләүгә якынлашып килә, бу культуралар анда 97 процент мәйданда җыелган, аннан күпкә калышмыйча Буа районы бара – 96 процент , Зәй районы – 94 процент, Биектау районы – 93 процент, Ютазы районы – 92 процент һәм Чистай районы – 91 процент.

Бер гектардан уртача уңыш күләме буенча Зәй районы алда бара (40,7 ц/га), аннан күпкә калышмыйча Тукай һәм Мамадыш (39,7 ц/га) районнары бара.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләре буенча 5 сентябрьгә республикада 3,5 млн тоннадан артык ашлык җыелган, бер гектардан уртача уңыш — 30,2 ц/га. Республика районнарында көзге культураларны чәчү бара.

Планлаштырылган гомуми мәйдан — 541,3 мең га, бүгенгә 404 мең га чәчелгән. Әтнә районы 7,7 мең га мәйданда көзге культуралар чәчүне төгәлләде дә инде. Шулай ук Балтач, Теләче, Саба, Нурлат, Зәй һәм Питрәч районнары да аннан бик күпкә калышмыйлар, аларда көзге культуралар мәйданының 90 проценттан артыгы чәчелгән.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/06/192928/


Фикер өстәү