Әлмәт театры Татарстан районнары буйлап гастрольләрдә йөри

Әлмәт театры сентябрьдә Татарстан районнары буйлап гастрольгә чыкты. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлмәтлеләр Зифа Кадыйрова әсәре буенча режиссер Лилия Әхмәтова куелышында «Синсез килгән язлар» мелодрамасын тәкъдим итә. Илтөзәр Мөхәмәтгалиев инсценировкасы.

Спектакль 4 сентябрьдә Биектауда, 5 сентябрьдә Дөбъязда күрсәтелде инде.

Бүген әлеге тамашаны Аксубай халкы карый ала.

Спектакль район мәдәният йортларында 19.00 сәгатьтә башлана.

 


Фикер өстәү