Иң югары хезмәт хакы түләнә торган вакансияләр билгеле

Транспорт, төзелеш өлкәләре, шулай ук җитештерү, файдалы казылмалар чыгару сәнәгате һәм күчемсез милек тармаклары югары хезмәт хакы түләнә торган вакансияләр саны буенча лидер санала. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Җитештерү, транспорт, төзелеш, файдалы казылмалар чыгару сәнәгате һәм күчемсез милек өлкәләре — аена 80 мең сум һәм аннан да югарырак хезмәт хакы түләнә торган вакансияләр саны буенча лидерлар рәтендә», — дип белдерделәр ведомствода.

Инженерлар, прораблар, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручылар, төзелештә участок башлыклары, бульдозер машинистлары, маркшейдерлар, йөк транспорты шоферлары, транспорт ремонтлау буенча механиклар һ.б. югары хезмәт хакына өметләнә ала.

Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтендә искәртүләренчә, очучылар, капитан ярдәмчеләренең хезмәт хакы 300-400 мең сумга җитә.

 


Фикер өстәү