Кредитка туй: чәч ясату, макияж өчен 6-7 мең сум акча кирәк

Айсылу Хәсәнованың быел улы өйләнде. Туйга дип шактый гына суммада кредит рәсмиләштергәннәр. Соңрак ул акчага ипотекага фатир алырга уйладылар. Туйны ресторанда түгел, кечерәк кенә кафеда үткәрделәр. 150 кеше урынына, ике яктан да иң якыннарны гына дәштеләр. “Дөрес эшләдекме икән? Туганнар, дуслар шунда да акча кысып калдылар, дип гаеп иткәндер инде. Без түгел, балалар шулай теләде”, – ди Айсылу.

Иремнең сыйныфташы да күптән түгел кызларын кияүгә бирде. “Чыгымнар никахка, туйга кадәр үк башланды, – ди Гөлсинә. – Никах алдыннан “девичник” үткәрделәр. Аның өчен кунакханәгә җыелыштылар. Ул ашау-эчү, күңел ачу мәҗлесенә 40 мең сумга якын акча китте. Икенче атнада никах үткәрдек, ике айдан кафеда туй ясадык. Барысы бергә 950 мең сумга чыкты. Азактан гына ник болай булды, дип уйлана башладык. Машина, бизәлеш-дизайн, фото-видео, артистлар өчен генә дә 450 мең сум акча чыгарганбыз. Яшьләр, тегендә, монда төшәргә кирәк, интернетка куясы бар, дип ярты шәһәрне айкады. Юкса, истәлеккә дүрт-биш сурәт тә җитә. Тамада-артистларны да 100 мең сумга түгел, арзангарак табып була иде. Кафега җан башыннан 2 мең ярым акча түләдек. Аракы-шәрабләрне аерым алдык. Кызны кияүгә бирдек, малайны өйләндерәсе калды. Аны: “Бу арада өйләнү турында уйлама да, акча юк”, – дип кисәтеп куйдык.

Банк сине кайгыртамы?

Туй өчен дип хәтта кредит алучылар турында еш ишетәбез. Вакытында бурычын түли алмаучылар да бар. Әйе, бездә күп нәрсә кешегә ярау өчен эшләнә. Чыннан да, туй кирәкме һәм ник шулкадәр чыгымлы ул? Әйберләр кыйбат булгангамы, әллә үзебез чаманы белми узынгангамы?

Кредит димәктән, эштән ерак түгел генә бер банкка кереп чыктым. Бер миллион сум бурыч алырга ниятем барлыгын әйттем. Туйга аласыңмы, башка максаттанмы — анысын сорамадылар. Тимур исемле хезмәткәр аның биш елга күпме төшүен исәпләде. Акчаны әлеге банк 11,4–12,4 процент өстәмә белән бирә. Тимур әйтүенчә, айга якынча 25500 сум түләргә кирәк булачак. Тик әле анысын да бөтен кешегә бирмиләр. “Айлык хезмәт хакың кимендә 45–50 мең сум булса әйбәт”, – ди хезмәткәр. Анда да әле әҗәтләрең юкмы икәнне энә күзе аша үткәреп, җентекләп тикшерәләр икән. “Кешенең кредитны банкка ай саен кире кайтаргач, хезмәт хакыннан яшәү минимумы күләмендә акчасы янга калырга тиеш, димәк, кимендә – 12 мең сум. Безнең банк ул якны да кайгырта”, – дип тә кисәтте хезмәткәр.

Туй күлмәге хыял

Танылган җырчы Лилия Муллагалиева – дүрт бала анасы, кияүгә туйлап чыкмаган. Туй күлмәге кию – зур хыялы.

– Хыял бар, кайчан да булса ул көн җитәр дип өметләнәм, – ди ул. – Мин туй үткәрү яклы, тик һәркем аны үз кесәсеннән чыгып ясасын, узынмасын иде. Хәзер никах укыталар да, шунда ук туй да ясыйлар. Икесен берләштерсәң, чыгымнар да азрак була. Туйны кредитка акча алып үткәрүнең кирәге юк. Зур туй ясап, ике-өч айдан аерылышкан парлар да күп. Кыйммәтле туйларны бер-береңне уздырып, дәрәҗә күрсәтү өчен үткәрәләр, дип аңлыйм.

Чыннан да, никах, туй дигәч, купшы күлмәкләр күз алдына килеп баса. Берничә ел элек модельер Ләйсән Хаҗиева кызларны зәвыклы күлмәкләр тегеп сөендерә иде. Бу шөгыльдән тукталган икән.

– Хәзер көндәшлек зур, ихтыяҗ булса да, туй күлмәге тегү белән генә шөгыльләнүчеләр аз, – ди Ләйсән. – Ул – җаваплылык, чөнки кияүгә чыгучы кыз көйсезрәк. Кайберсе нәрсә теләгәнен үзе дә белми. Бер чакны күлмәк сайларга 11 кеше килде, һәрберсе үз тәкъдимен әйтеп калырга тырышты. Мондый хәлдә нәрсәдер сайлау авыр. Кәләшләр булачак каенана белән дә килә. Ул чагында тагын да катлаулырак. Каенана акчаны түләгәч, күлмәкне дә үзе теләгәнен алдырмакчы була. Яшь кызга ул ошамый һәм килешә алмыйлар. Ә минем кызның образын тудырасым килә, чөнки аның туе бит. Ни кызганыч, каенананың сүзе өстен чыга. Туй күлмәге белән эш иткәндә, модельер гына түгел, психолог та булырга кирәк. Ике-өч кыз берничә айдан икенче тапкыр күлмәк алырга килде. Кияүгә чыгалар, бер-ике ай яшиләр дә аерылышалар. Тагын кияү табалар һәм туйга әзерләнә башлыйлар… Мин андыйларны кабул итеп бетерә алмыйм шул. Бер кыз балага узган иде. Күлмәк сайларга егете белән килде. Аннары егет аңа өйләнергә теләмәде. Кызның, корсагым үсә, тиздән күлмәккә сыймаячакмын, дип борчылуын күрү дә читен иде. Образ тудыру, тегү бер нәрсә, менә шундый психологик яклары авыр кабул ителә. Шуңа ул шөгыльгә кире кайтасым килми.

Түләсәң, кияү дә табыла

Туйлар алып баручы тамада Сания Гыйлаҗева әйтүенчә, туй күлмәге өчен әллә ни күп акча китмәскә мөмкин. Чыгымнар аннан башка да бихисап.

– Зал, савыт-саба бизәү, кортеж чакыру, фотога, видеога төшерү… Нинди генә хезмәтләр юк. Сатучылар бик күп әйбер тәкъдим итә, басым ясаучылар да очрый. Кешенең беркатлырак икәнен аңлап алсалар, нәрсә генә сатып җибәрмиләр, – ди Сания ханым.

Аның фикеренчә, теләсәң, акчаңны түләсәң, хәтта кияү дә табып бирәләр. Бер никах үзәге таныштыру кичәләре оештыра икән. Яшьләр яр сайлап, кавыша калса, кием-салымны, кирәк-яракларны үзләренекен сатып алырга кушалар. Шулай акча эшлиләр, бу үзенә күрә бизнес.

– Без аралашкан гаиләләр күбрәк никах туе үткәрү белән чикләнә, – ди тамада. – Аны күбрәк кыз ягы оештыра. Никах укыгач, бәйрәм табынына утыралар. Кәләшнең күлмәге туйныкыннан аерылмый, дисәң дә була.

Кибетләрдә туй күлмәге карап йөргәндә, сатучы Мәликә ханым, соңгы елларда кәләшнең дус кызлары мәҗлескә бер төрле күлмәк сайлавын әйтте. Янәсе, алар актан, кызылдан яки зәңгәрдән генә киенергә тиеш.

– Атналар, айлар буе күлмәк эзлиләр, берсенә яраганы, икенчесенә ярамый: сыймый, килешми, бизәге бер төрле түгел… Әй, сайлап та карыйлар инде. Шулар белән баш катып бетә, әллә нинди модалар уйлап табалар, – ди Мәликә.

Бу – безнең йола түгел, Европадан кергән гадәт. Анда кәләш үзе дус кызларын әзерли. Безнекеләр шуны кабатламакчы була. Дөрес, киемне кәләш алып бирми. Зәңгәр яки шәмәхә төстәге күлмәк киегез, дип әйтә. Кыз-кыркынга шул җитә кала, китә күлмәк сайлау…

Сания Гыйлаҗева туйда табыннарга да игътибар итә икән. Хәзер район, авыл халкы да мәҗлесләрне шәһәрдә кыйммәтле рестораннарда, кафеларда үткәрә башлады.

– Өстәлгә ризыкның күпме куелуы белән алдан кызыксынсыннар иде, – ди Сания. – Ресторан хезмәткәрләре бер тәлинкәдә фәлән грамм – ит ризыгы, икенчесендә яшелчә булачак, дип аңлата. Кеше ул граммнарны күз алдына китерми, өйдәге кебек тәлинкәне тутырып куячаклар дип уйлый. Анда исә ап-ак, зур тәлинкәдә кәгазь калынлыгында киселгән биш кисәк колбаса, өч кисәк сыр, берничә зәйтүн була. Өстәл янында унлап кунак утыра, ул ризыклар кемгә җитә соң? Ярый ла гел чыгарып торсалар…

Алдыңныартыңны уйларга кирәк

Психолог Гөлнара Ибраһимова туй өчен зур акча тотуны модага буйсыну, башкаларны шаккаттырырга тырышу дип бәяли.

– Студент вакытта ук туйсыз-нисез гаилә корып, алтын туйга кадәр яшәгән тату, үрнәк кешеләрне беләм. Миллионнарга төшереп туй үткәреп, берничә айдан аерылышкан парларны да күреп торабыз, – ди ул. – Кайчак яшьләр туй кирәкми дигәндә дә, без кешедән кимме әллә, дип әти-әниләр үзләре үк каршы төшә. Йорт салдык, агач утырттык, малай үстердек, туйга акча кызганмыйбыз, бурычка булса да алырбыз, шуның белән эшебез бетә, Аллаһы әкъбәр, теләсә нишләсеннәр, дип фикер йөртүчеләр дә бар.

Күптән түгел кияүгә чыккан Марсилә күзне тагын да ныграк “ачты”.

– Кияүгә чыгучы бик күп нәрсә турында уйланырга тиеш, – дип киңәш бирде кыз. – Туйны уртача гына хакка үткәрергә уйласаң да, акча күп кирәк. Туйга дигән вак-төяк әйберләр дә кыйммәт. Залны бизәү өчен шарлар, аларны бәйләү өчен тасмалар 10000 сумга төште. Өйгә килеп теркәүне оештырдык, ул да – түләүле, 5000 сумнан башлана. Алып баручы, диджей да кимендә 5-6 мең сум сорый. Чәч ясату, макияж өчен 6-7 мең сум акчаң чыгып китә, маникюр-педикюрлар 2 шәр мең тора. Туй күлмәгенең уртача бәясе – 30-40 мең сум. Чәчкә кадарга фата – 2-3 мең. Исеме танылган тамадаларның хакы 55 мең сумнан башлана. Яшьрәкләр 10–15 мең сумга туй үткәреп китә.

Марсилә ак туфлины озак эзләгән һәм бер кибеттән ташлама белән 3 мең сумга алган. Кияү егетенә кием сайлау җиңелрәк: аңа костюм-чалбар, күлмәк, туфли алсаң, җитә. Марсиләләрнең кафедагы туй чыгымнарын ике якның да әти-әнисе күтәргән. “Туганнар туйга акча салды, чыгымнар капланды диярлек”, – ди кыз. Марсилә үзе дә туйлар, бәйрәмнәр үткәрү белән шөгыльләнә икән. “Кредит алып, туй итүчеләрне дә беләм, – ди ул. – Алар аны гадәттә туй алдыннан алмыйлар. Кафе, ресторан чыгымын туйда җыелган акча белән капларбыз, дип уйлыйлар, ләкин ул акча түләргә җитми. Башка чара булмагач, нишләсеннәр инде…”

Туй үзен аклады

Журналистлар Мөршидә һәм Илдар Кыямовлар да күптән түгел уллары Иделнең туен үткәрде. Яшьләрнең берничә ай элек никахлары булды.

– Балалар безгә никах та җитә, туй үткәреп тормыйк, дигән иде. Безнең улыбыз да, килен дә – беренче бала. Кодагыйлар белән сөйләштек тә, туйны үткәрергә булдык. Акча кызганып торырга ярамый. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киң: ниятең изгедә икән, акча керә ул. Туй – гомергә бер була торган вакыйга. Ул күңел ачу гына түгел. Туганнарны җыясың, күрештерәсең. Туйда да очрашмагач, тагын кайда күрешәсең?! Ике як туганнар таныша, яшьләр бергә сөйләшеп утыра, – ди Мөршидә. – Туйга туксанга якын кеше килде. Кредит алмадык, мин аңа каршы. Туйга дип җыйган акчабыз бар иде, кыз ягы да кушылды.

Хәзер яшь каенана, туй үткәрү яшьләр өстеннән булырга тиеш түгел, дип саный. Баласын башлы-күзле итү – ата-ананың вазифасы.

– Туйны Казан үзәгендәге бер ресторанда аракысыз үткәрдек. Бик күңелле узды. Чыгымнарны үзебез күтәрдек, яшьләр вак-төяккә генә акча түләде. Туганнар туйга акча салды, туй үзен аклады, – ди ул. – Иң мөһиме: яшьләр аннан соң тормышны алып барырлык булсын. Без, Илдар белән өйләнешкәндә, зур туй үткәрмәгән идек, бик яхшы яшибез әле.

ФИКЕР

Рамил хәзрәт Юныс:

– Аллаһы Тәгалә әйберне исраф итүдән тыя. Исраф – гөнаһ санала. Хәтта тәһарәт алганда күп су алу да исрафка керә. Балалар беренче мәртәбә өйләнәм, кияүгә чыгам дип, туй өчен соңгы акчаны да кызганмыйлар. Ул чыгымнарны әти-әни үз өстенә ала, кайберсе банктан кредит рәсмиләштерә, бурычка керә. Кешене шаккаттырам дип гамәл кылырга кирәкми. Бик хәлле кешеләрнең гади генә итеп, ашарына юньләп ризыгы да булмаганнарның зур кредит алып туйга иткәнен күргәнем бар. Соңгысы бер дә хәерле гамәл түгел. Аллаһы Тәгалә каршысында хәерле булган никах, тыйнак кына туй үтсә, туганнар җыелып дога кылса, аларга күңел ачарга бераз гына мөмкинлек булса, шул җитә.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү