Ау сезоны: рөхсәтсез ау өчен ничә сум штраф түлисе?

Татарстанда 7 сентябрьдә кошларга көзге ау сезоны башлана. Нәрсәне күпме атарга ярый? Бу сорауны без Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының хайваннар дөньясын күзәтү бүлеге белгечләренә бирдек.

Бүлек киңәшчесе Роза Миңнеголова әйтүенчә, ау сезоны башланса да, барлык төр киек-җанварларны атып булмаячак.

– Башлыча су кошларына, сазлык-тугай, кыр-дала киекләренә ау рөхсәт ителә. Көртлеккә ау бөтенләй тыелган, ә суерга бер генә аучылык хуҗалыгында (Аксубай районында) рөхсәт ителә. Чөнки әлеге кошларның сан исәбе республикада әлегә җитәрлек дәрәҗәдә түгел, шуңа да, аларны саклау, саннарын арттыру максатында, аларга ау оештыру рөхсәт ителмәячәк, – диде ул.

Кош-корт, җәнлек атучыга мөнәсәбәт төрлечә. Күпләр аларны кызгана. Җылы яктан оя корырга, бала чыгарырга ничәмә-ничә чакрым ара узып кайткан кошларны ату йөрәкне әллә нишләтә, диләр. Аучыларның исә үз фикере.

– Күп еллар аучылык белән шөгыльләнәм. Үзем белән ияртеп йөртү өчен этләрем дә бар. Еш кына куян та очрый, күбрәк үрдәк, каз атам. Балыкчылар су кырыена бармыйча тора алмаган кебек, аучылар да атмый тора алмый, – ди тәҗрибәле аучы Александр. – Көзге ауга да җыена. Мин аучылар җәмгыятендә теркәлдем. Законсыз рәвештә берни атмыйм. Кошларны кызганмыйсызмы дисезме? Мин аларны табыш итеп кабул итәм. Әнә шуңа да артык борчылмыйм.

Бездә 54 мең 779 аучы теркәлгән. Татарстанда 78 төр ау хайваны бар. Соңгы елларда пошиларның саны артып киткән. Бүген алар 9621 баш икән. Республикада күбесенчә кабан, төлке, куян, каз, үрдәк атарга рөхсәт алалар.

Төлкегә ау чоры –15 сентябрьдән 29 февральгә кадәр; соры куянга – 15 октябрьдән 10 гыйнварга кадәр; кондызга – 1 октябрьдән 29 февральгә кадәр; сусарга – 15 октябрьдән 29 февральгә кадәр; кыр тавыгына​ 7​ сентябрьдән 15 ноябрьгә кадәр;​ пошига – 1 сентябрьдән 15 гыйнварга кадәр, кабан дуңгызына ау 1 июннән башланды хәм​ 29 февральгә кадәр булачак.

Рөхсәтсез ау өчен штраф

Поши 80 000 сум
Кабан дуңгызы 30 000 сум
Аю 60 000 сум
Селәүсен 40 000 сум
Бүре, төлке, шакал, енот-полоскун, янутсыман эт 200 сум
Каз 1000 сум
Үрдәк, боҗыр, көртлек 600 сум

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү