Рульгә утыру өчен машина алып торырга кирәкми. Замананың әнә шундый мөмкинлеге Казанга да килеп җитте. Каршеринг буенча, ягъни арендага аласың да газга басасың. Шәп, әмма мәсьәләнең башка ягы да бар: автомобиль белән кем идарә итә? “Юлда андый машина күрсәк, күңелгә шик керә”, – ди белгечләр. ЮХИДИ вәкилләре дә хуҗасыз автомобильләргә аерым игътибар бирә. Каршеринг “нигъмәт”ен “ВТ” хәбәрчесе дә сынап карады.
Машина кыйммәт тормый
Казанда машиналарның йөрми торган чагы юк-югын, ләкин каршеринглы машинада йөреп карауның төнге 12дән дә кулайрак вакытын тапмадык. Куркыта бит. Юлда кемнәр очрамас… Башта телефондагы кушымта аша махсус теркәлү уздык. Паспортның битләрен, машина йөртү таныклыгын фотога төшереп җибәрдек. Аннары үзебезнең сурәтне сорадылар. Рәсемгә кулга паспорт тотып төшәсе. Мәгълүматларның барысын да тикшергәч, машина бирү-бирмәүне хәл итәләр. Искәртеп үтик – машина йөртүчегә, ким дигәндә, 21 яшь, стажы ике елдан да ким булмаска тиеш. Әгәр дә кыйммәтлерәк машинага утырасыгыз килсә, 26 яшь һәм 6 ел стаж кирәк.
Бу сынауларның барысын да җиңел уздык. Безгә тәкъдим ителгән карта буенча буш торган машиналарның кайда урнашканын күрдек. Үзебезгә туры килгәнен бик тиз эзләп таптык. Без сайлаган маркадагы автомобильнең Казан салоннарындагы бәясе 1 миллион 200 мең сумнан башлана. Нинди бәхет! Бу инде әтинең авылдагы иске “ундүртлесе” түгел. Машина янына килеп җиткәч, телефондагы кушымтаның “Мин монда. Машинаны ачарга” төймәсенә бастык та ишекләр ачылды. Бәхет тагын да артты – өр-яңа иномарка безнеке! Ачкыч кирәкми! Заманча автомобильләрдә “старт һәм стоп” төймәсе генә каралган. Тимер “ат”ны күрдем дә газга бастым түгел – башта тикшереп, карап чыгыгыз. Без үтәдек бу киңәшне. Чөнки арендага машина алучыларга алдагы “хуҗа”лар калган “истәлек”ләр өчен җавап тотарга туры килгәнен ишеткән бар иде. Безнекендә андый кимчелекләр күренмәде. Документлар да урынында, ватылган-яньчелгән урыннар да күренми.
Кагыйдәләр катгый, әмма бу машиналарда кем ничек тели – шулай йөри. Социаль челтәрләрдәге хәбәрләр шуны раслый. Әнә берсе аны йөк автомобиле итеп кулланган, суыткыч төягәннәр. Икенчесен бәрдереп киткәннәр. Өченчесендә узышка чыкканнар. Бер караганда, боларның барысы да руль тоткан йөртүчеләргә һәм машинаның хуҗасы булган оешмага кагыла кебек. Тик бит эш чыгымда гына түгел: алар юлга үзләре генә чыкмый.
Кызылда туктадык, артыгын чапмадык
Бер сәгать Казан урамнарын урап кайткан өчен 210 сум түләдек. Мондый бәягә таксида бу кадәр ара уза алмыйсың. Сүз уңаеннан, каршеринг буенча җиңел машина да, джип та, микроавтобус та алып була. Бәяләре машинаның кәттәлегенә бәяле. Күбрәк вакытка алган саен, ташлама ясыйлар. Казаннан алынган машина белән Чаллы яки Түбән Камага да чыгып китәргә була. Әмма автомобильне кире башкалага кайтарырга кирәк. Бу машиналарны юарга да, бензин салырга да кирәкми. Тик туктап калган очракта, машинаны барыбер картада күрсәтелгән урыннарның берсенә илтеп җиткерергә кирәк. Шунсыз автомобильне хуҗасына тапшырмаган булып саналасың, димәк, акчаны да күбрәк түлисең. Кыскасы, бик үк очсызга төшмәскә мөмкин бу замана хикмәте. Ә авария булса, машинаны төзәткәнче, йөрмәгән көннәр өчен дә акча түләттерү ихтималы бар.
“Алар янында йөрү куркыта”
Шөкер, без андый маҗараларга очрамадык. Кем әйтмешли, туры бардык, туры кайттык. Кызылда туктадык, артыгын чапмадык. Ни дисәң дә, кеше машинасы бит. Шуңа күрә машинаны тапшыргач, җиңел сулап куйдык. Өстән ниндидер тау төшкәндәй булды. Ләкин барысы да алай уйламый. Һәрхәлдә, Татарстанның ЮХИДИ идарәсе җиткергән мәгълүматлар шул хакта сөйли. Май ахырыннан сентябрь башына кадәр Татарстан каршеринг машиналары катнашында 54 авария булган. Берсендә исә җәяүлене таптатып үтергәннәр. Өчесендә йөртүчеләр фаҗига урынынан качкан. Аларны табу авыр түгел – бар мәгълүмат кушымтада инде теркәлгән бит. Юл сакчылары мондый машиналарга аерым игътибар бирелгәнен яшерми. 11 очракта йөртүчеләр руль артына салган килеш утырган.
– Көн саен инспекторлар һәм камералар ярдәмендә мондый машина йөртүчеләрнең кагыйдә бозу очраклары ачыклана һәм алар аз түгел, – ди Татарстан буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсендәге бүлек җитәкчесе урынбасары Айрат Сәмигуллин. – Башка кешенең документлары белән рульгә утыручылар, исерекләр очрый. Моны бары инспекторлар гына ачыклый ала. Чит кеше машинасына утыргач, җаваплылык та югала, күрәсең. Мондый йөртүчеләр арасында кагыйдә бозу очракларын киметү өчен махсус 5 рейд уздырдык инде. Сәбәпсез туктатмыйбыз, әмма зур игътибар бирәбез.
Россия автомобиль ияләре федерациясенең Татарстандагы вәкиле Рамил Хәйруллин юлда мондый машиналар туры килгәндә, күңеленә шик керүен яшерми. Чөнки рульдә кем булуы билгесез. Каршеринг машиналарын автомәктәпләрдә йөрергә өйрәнә торган автомобильләр белән чагыштыра ул.
– Башта аларга карата мөнәсәбәтем яхшы иде. Яңалык бит. Вакыт узгач, фикерем үзгәрде. Дөресрәге, мондый машинада утырып йөрүчеләргә карата. Нәрсә генә эшләмиләр! Күзәтү системасының да бик үк камил түгеллеге аңлашыла. Куллану системасы уңайлы, әмма алар янында йөрергә куркыта. Чөнки бу йөртүчеләрдә җаваплылык юк. Үзләренеке түгел бит. Араларында кыйммәтле машинага кызыгып, аның бөтен мөмкинлекләрен сынап карарга теләүчеләр дә бар. Утыралар да, аны-моны уйламыйча, газга басалар. Тизлеге ничек икән, янәсе. Ә башкалар нишләргә тиеш? “Права”сыз да утыручылар бар. Куркыныч саннар арткач, әлеге йөртүчеләрне күзәтү мәсьәләсенә дә игътибар итми калмаслар. Кызганыч, бездә бит юл йөрү кагыйдәләре дә кан белән языла.
Лиана Мәрданова
САН
“ВТ” хәбәрчесе йөрткән машинаның 1 сәгате – 210 сум, 3 сәгате – 380 сум, 6 сәгате – 569 сум, 12 сәгате 927 сум тора. 1 тәүлек өчен 1608 сум туүлисе. 1 атнага алсаң, 10362 сумга төшә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat