Балалар әле дә табылмаган!

Балагызны урамда ярдәм сорап кычкырырга өйрәтегез! “Лиза Алерт” эзләү отряды вәкилләре бу көннәрдә ата-аналарга шундый мөрәҗәгать белән чыкты. Яңа уку елы башлану белән, югалган балалар саны да, аларга карата кылынган җинаятьләр саны да арта дип кисәтә алар.

Гыйбрәт эзләп ерак китәсе юк. Хәтерләсәгез, бер ай элек Казанда җиде яшьлек малай белән тугыз яшьлек кыз югалган иде. Балалар әле дә булса табылмаган. Август башында исә хокук сакчылары Башкортстанның Дүртөйле районында югалган бер яшьлек сабыйны эзләргә кереште. Балалар югалу турындагы мондый хәвефле хәбәрләр соңгы арада илнең әле бер, әле икенче төбәгендә яңгырый.

Рәсми мәгълүматларга караганда, Россиядә ел саен 50 меңнән артык бала югала. Шуларның 1,5 меңе гомерлеккә юкка чыга. Аларның үзен дә, эзен дә табу мөмкин түгел, ди белгечләр. Күп очракта югалган балалар юл һәлакәтенә эләгә яки җинаятьче корбанына әверелә. Республиканың хокук сакчыларыннан алынган мәгълүматларга күз салсак, бүген Татарстанда 499 кеше хәбәрсез югалган санала. Шуларның 21е – балигъ булмаган балалар. “1998 – 2010 еллар аралыгында югалган сабыйлар бу. Аларның 20 проценты җинаятьчеләр корбаны булган дип фаразлана. Соңгы тапкыр табылган сабый моннан тугыз ел элек югалган булган”, – ди Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының координация бүлеге башлыгы Сергей Королев.

 

Балаларга кайда куркыныч яный? Урам уртасында сабыйны алдап-йолдап урлап качу бүген искелек калдыгына әверелеп бара дисәк тә, ялгыш булмас. Җинаятьчеләр яшь корбаннарын интернет аша, социаль челтәрләрдән эзли хәзер. Бүген анда кешенең тормышы турында барлык мәгълүмат ярылып ята бит. Күптән түгел илнең хокук сакчылары Руслан Бакиев җитәкчелегендәге җинаятьчеләр төркемен тоткарлады. “Үрмәкүч” кушаматлы бу кеше үзе төрмәдә утырган килеш интернеттан корбаннар

эзләгән. Алар турында мәгълүматны иптәшләренә җибәреп торган. Тегеләре исә анда күрсәтелгән сабыйларны урлап, ата-аналардан акча таләп иткән.

Хәер, кайбер ата-ана үзе үк баласының гомерен чүпкә санамаган, кадерсез заманда мондый аянычлы хәлләрнең берсенә дә аптырыйсы юк кебек. Әле берничә көн элек Чирмешәндәге кибетләрнең берсе янында бала салынган пакет табылу турында бөтен республика шаулады. Әни кеше (аны шулай дип атап булса, билгеле. – Д.Г.) сабыен пакетка салган да аяк астында ташлап киткән. Шуңа күрә хокук сакчылары баланың гомеренә куркыныч тудырган “дошман”нарны иң элек аның якыннары тирәсеннән эзләргә киңәш итә.

Балам гомеренә куркыныч янамасын дисәң, түбәндәге киңәшләргә колак салырга кирәк, ди “Лиза Алерт” эзләү отряды вәкилләре:

1. Баланы “юк” дип әйтергә өйрәтегез. Чит кешенең нәрсә дә булса карарга, ярдәм итәргә, сөйләргә сорап мөрәҗәгать итүенә җавабы әзер торсын!

2. Мәктәптән өйгә илтүче юл яктыртылган, кеше күп йөри торган, куркынычсыз булырга тиеш.

3. Вакытны контрольдә тотарга онытмагыз! Өйдән мәктәпкә кадәр ярты сәгатьлек юлмы? Бер сәгатьтән балагыз өйдә булмаса – эзләргә вакыт дигән сүз.

4. Балагыз югалса, бу хакта башкаларга да хәбәр итүдән читенсенмәгез. Дусларга, туганнарга, полициягә, телефондагы әти-әниләр төркеменә кичекмәстән бу хакта хәбәр салырга кирәк. Югалган кешене өч тәүлектән соң да кайтмаган очракта гына эзли башлыйсы дигән сүзләр – сафсата.

5. Балагызны урамда курыкмыйча кычкырырга өйрәтегез. Чит кеше балагызны үзе белән ияртеп китәргә уйласа, бала бөтен урамны яңгыратып: “Коткарыгыз, мин бу кешене белмим!” – дип кычкырырлык булсын. Балалар кычкыра белми! Аларны һичшиксез өйрәтергә кирәк! Урамда бергә йөргәндә икәү кычкырып карасагыз, яхшы булачак.

6. Бала белән дустанә, ышанычка корылган яхшы мөнәсәбәтләр урнаштырырга тырышыгыз. Мондый мохит баланы интернетта сәер кешеләр белән аралашудан, өйдән чыгып качу кебек күңелсез һәм куркыныч күренешләрдән сакларга ярдәм итәчәк.

7. Бер-берегезгә ышаныч никадәр генә көчле булса, баланың социаль

челтәрләрдә кемнәр белән аралашуын күзәтеп тору хәерле. Үзенә сиздермичә генә, билгеле. Юкса, ул башка исем астында әллә ничә яңа бит ачып, эзне “чуалтырга” мөмкин.

8. Социаль челтәрләрдә балагызның фото-видеоларын куеп, тормышыгызны энәсеннән җебенә кадәр күрсәтеп барудан тыелыгыз. Сер түгел: күп кенә җинаятьчеләр нәни “корбан”нарын нәкъ менә интернеттагы мәгълүмат аша эзләп таба.


Фикер өстәү