Раушания Бильгильдеева: һәр кешегә барып җитәргә тырыштык

“Гадел Россия”партиясе вәкилләре Татарстан Дәүләт Советына партия исемлеге генә түгел, бермандатлы округлар аша да узарга җыена. Бу хакта бүген бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында партиянең Татарстандагы төбәк бүлеге лидеры Раушания Бильгильдеева әйтте.

«Бик дулкынланабыз. Төнлә йоклап та булмады. Үзем үскән, эшләгән, яшәгән округта тавыш бирәм, – диде ул журналистларга. – Сайлау алдыннан һәр кешегә барып җитәргә тырыштык. Дәүләт Советында ничә урын өмет итәбезме? Күбрәк булган саен яхшырак. 2014 елгы сайлау белән чагыштырсак,  ул вакытта фракцкия төзү максаты куелган иде. Бу – ким дигәндә, өч кеше дигән сүз. Бер мандатлы округларда бик актив эшләгән кандидатларыбыз бар. Партиядән исемлегеннән тыш, алар да парламентка узар дип көтәбез. Бик актив эшәләдек. Үземнең дә көненә дүртәр очрашу уздырдым. Аллага тапшырдык».


Фикер өстәү