Фәрит Мөхәммәтшин: «Сайлауның тыныч һәм уңышлы үтәчәгенә ышанам»

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген иртәнге сәгать 9да тормыш иптәше Луиза ханым белән Казандагы 43нче санлы сайлау участогында тавыш бирде. Советлар Союзы Герое А.С.Умеркин исемендәге лицейда тавыш бирергә барлыгы 2277 кеше теркәлгән.

– Бик матур көн! Иртәнге сәгать 7 дә республикадагы барлыгы 2811 сайлау участогы да уңышлы эшли башлады. Халыкка тавыш биру мөмкинлеге булдырылган. Күзәтүчеләр, тавыш бирү барышын игътибар белән күзәтә, – диде парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин сайлауның закон кысаларында, хокук бозуларсыз, тыныч һәм уңышлы үтәчәгенә ышанам, диде.


Фикер өстәү