Беренче тапкыр сайлаучыларны бүләкләр көтә

Районнарда сайлауга беренче тапкыр килүчеләргә бүләкләр әзерләгәннәр.  Бу хакта Татарстанның Премьер-министры Ләйлә Фазлыева журналистларга Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында хәбәр итте.

Беренче тапкыр сайларга килүчеләргә, мәсәлән, туган як тарихы турында китаплар, буклетлар, түштамгалар бирәчәкләр. Кайбер районнарда хәтта мондый яшьләр өчен махсус концерт программасы да каралган.

Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауда республикада 2 мең 811 участок эшли. Татарстанда 2,9 милион кешенең тавыш бирү хокукына ия.


Фикер өстәү