Иртәнге сәгать унга Татарстан сайлаучыларының 14,14 проценты тавыш биргән

Иртәнге сәгать унга Татарстанда сайлау хокукына ия булган халыкның 14,14 проценты тавыш биргән. Бу хакта Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов әйтте.

Гадәттәгечә, авыл районнары актив. «Шәһәрләрдә сайлауда катнашучылар әлегә азрак. Аларны төш вакытында көтәләр», – диде Шаһиәхмәтов.

Кайбыч районында иртәнге сәгать унга халыкның 50,56 проценты тавыш биргән. Апаста бу күрсәткеч – 47,28, Әтнәдә исә 41,28 проценты тәшкил итә.

Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауда республикада 2 мең 811 участок эшли. Татарстанда 2,9 милион кешенең тавыш бирү хокукына ия.


Фикер өстәү