Иннополиста тавыш бирү уңаеннан сайлау участогы янында күккә һава шары күтәрелде

Сайлау көнне, 8 сентябрьдә, Иннополиста тавыш бирү участогы янында күккә һава шары күтәрелде. Шул рәвешле, Иннополис мэриясе шәһәрдә яшәүчеләр өчен участок урнашкан урынны билгеләде һәм барысын да сайлауга чакырды.

«Бүген безнең шәһәрдә зур вакыйга, Иннополиста яшәүчеләр беренче тапкыр Татарстан парламентына сайлауларда катнаша. Быел бездә 200дән артык кеше мәктәптә оештырылган участокта тавыш бирәчәк. Халык сайлауда активлык күрсәтер дип өметләнәм», — диде Иннополис шәһәре мэры Руслан Шагалиев.

Аның әйтүенчә, һава шары җирле халыкка тавыш бирү урынын күрсәтү өчен җибәрелгән.

Иннополиста яшәүчеләр Татарстан парламентына сайлауларда беренче тапкыр тавыш бирә – Дәүләт Советына моңарчы үткәрелгән сайлауда җирле халык өчен иң якын участок шәһәр янындагы авылда оештырылган иде.

Хәзерге вакытта шәһәр территориясендә бер сайлау участогы бар, дип хәбәр итә «Татар-информ».

 


Фикер өстәү