Анатолий Фомин: “Сайлауларның гадел һәм ачык узуы мөһим”

 

Татарстанның Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин сайлаулар уңаеннан оештырылган Бердәм мәгълүмат үзәгендә тавыш бирүне күзәтү турында сөйләде.

– Тавыш бирү нәтиҗәләре генә түгел, әлеге процесс үзе дә зур әһәмияткә ия. Аның ачык һәм гадел узуы кирәк. Билгеле бер партиянең яки кандидатның чамадан тыш күп тавышлар җыюы халыкта шик уятырга мөмкин. Шуңа күрә мондый хәл килеп чыкмасын өчен Бердәм мәгълүмат үзәге булдырылды да инде, – диде ул.

Анатолий Фомин әйтүенчә, сайлау участокларында Татарстан Иҗтимагый палатасыннан 3 меңгә якын күзәтүче эшли. Моннан тыш ул Иҗтимагый палата базасында беренче тапкыр күзәтүчеләрнең ачык штабы оештырылганлыгын да әйтте. Биредә теләге булган һәм сайлау барышы турында күбрәк белергә теләгән политологлар, экспертлар, социологлар һәм башкалар катнаша ала.


Фикер өстәү