Сайла гына – беләзеген бирәләр, прививкага көтәләр

Казанның Залесный бистәсендә сайлауга килүчеләргә бушлай транспортта йөрү өчен беләзек һәм концертка чакыру гына биреп калмадылар, аларны якындагы 2 нче поликлиникага грипптан прививка ясатырга да чакырдылар.  Бистә халкы сайлауларга бик актив йөри икән. Иртәнге сигез тулганчы килүчеләр дә бар иде.

Әлеге сайлау участогы физик мөмкинлеге чикле кешеләрне, өлкәннәрне кабул итәр өчен махсус әзерләнгән. Беренче катта урнашкан булуы күпләрнең күңеленә хуш килде. Лариса Гриргорьеваны ире алып килде. Егылып, аягын имгәткән булган.

– Әгәр керү-чыгулар уңайлы булмаса, килеп тә йөрмәс идем. Хәрәкәтләнү бик авыр. Сайласам да, беләзек тә алмадым, концертка да бара алмыйм, – ди ул.

Аның кебек юлда бушлай йөрүдән баш тартучылар күп булды. Әбиләр безнең юл йөрү өчен түләнгән инде, концертка яшьләр йөрсен, диләр.

– Физик мөмкинлеге чикле кешеләр дә килә. Сайлауда тәртип бозулар юк. Бар да ничек тиеш, шулай бара, – ди 118 сайлау участогы комиссиясе рәисе Гөлчәчәк Хәйдәрова.

–  Сайлау саен монда киләбез. Тормышларыбыз тыныч, шуңа шөкер итеп, сөенеп яшибез. Мондый тормышта яшәткәннәре өчен ил җитәкчеләренә рәхмәтлебез. Алар белән көн саен күрешеп булмый, ихлас сүзләрне дә җиткерә алмыйбыз. Сайлауга йөрү –  җитәкчеләргә булган хөрмәт ул, – ди Әминә Гайнетдинова. – Йорт тирәләребезне узган ел гына тәртипләп киттеләр. Хәзер ишегалларына чыгуы рәхәт. Якында гына кибетләр эшләп тора. Пенсияне түлиләр. Иң мөһиме – авыртмыйк!

72 яшьлек Наилә Әхмәтгаязова сугышлар гына була күрмәсен дип тели. Аның да депутатларга әйтер сүзе бар – Сафин урамынадагы вак таш урынына асфальт  кирәк! Ә менә 82 яшьлек Әбзения Исхакова Залесная 2а адресы буенча яши икән. Көн саен Колхоз базарына яки башка кибетләргә барам, ди.  Үзләре тирәсендәге “Идел” тукталышын яңартсалар да, өлкәннәрне уйлап җиткермәгәннәр. Утыргыч урынына тимер таяклар гына куйганнар. Әбиләргә утырып тору кыен да, салкын да икән.

– Бөтен әйбер җитә. Гомерем буе урында эшләдем. Сәламәтлеккә зарланмадым, әле дә матур күренүем – күңел халәте ул. Дөрес яшәдем. Беркемне дә алдаламадым, эчмәдем, тартмадым, кеше белән сүзгә килмәдем. Җитәкчеләр дә әйткән үтенечемне үтиләр иде. Соңгы елларда бигрәк әйбәт яши башладым. Рәхәтләнеп ял итәргә өйрәндем. Тормыш матур, ә без шуңа шөкер генә итәргә тиеш, – ди ул.

Резеда Фаракшина бистәдә 34 елдан артык яши. Шушы вакыт эчендә әллә никадәр үзгәрешләр күрдек, ди ул. Узган ел йорт тирәсен төзекләндергәннәр. Әмма Резеда апа моның белән килешеп бетми.

– Төзүчеләрнең кайбер эшләре төгәлләнмичә калды. Балалар мәйданчыгы юк. Чәчәкләр утыртырга клумбалар ясалмады, чүп савытлары куелмады, утыргычларны үз акчабызга сатып алдык. Монда күченгәндә ишегалларында утлар яна иде, инде менә 20 елдан артык караңгыда яшибез. Бездә канализация чокырлары да дөрес эшләми. Ничә еллар инде аларны алыштырган кеше юк. Өйгә начар ис керә. “Безнең ишегалды” программасы турында ишетеп килдем мин монда. Дөрес, сайлауны калдырган юк анысы. Әмма быелгысы күңелгә өмет өсти. Бөтен гаиләбез, күршеләребез белән анкета да тутырдык. Депутатларга өмет зурдан. Ишегалдын килеп күреп, кимчелекләрне бетермәсләрме дип торабыз, – ди ул.

Резеда ханым күптәннән лаеклы ялда икән. Оныклар үстерешергә дә вакыты җитә. Узган еллар белән бүгенгене чагыштырып карыйм да шаккатам ди үзе. Элек Казанга бару өчен автобус көтеп тилмерсәләр, хәзер тукталышка чыгуга ниндие кирәк, шунысына утырып китеп булганын да җиткерде. Күңеленә бәйрәм рухы җитмәгәнен яшермәде, Резеда апа.

Иң беренче сәгатьләрдә сайлауга килүчеләр күп булды. Аксубайдан кызына кунакка килгән Мөршидә апа сайламаса да, башкаларны карап торды. “Авыртып киттем шул. Шуңа алып киттеләр. Хәзер менә рәтләнеп киләм. Озакламам, өйгә кайтырмын инде”, – ди ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 


Фикер өстәү