Сәрия Сабурская: “Кеше кайда гына булса да, тавыш бирү хокукыннан файдаланырга тиеш”

“Кеше кайда гына булса да, тавыш бирү хокукыннан файдаланырга тиеш”. Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская тикшерү изоляторларындагыларның, хастаханәләрдә һәм махсус психиатрия клиникаларында дәваланучыларның тавыш бирүе турында сөйләгәндә әнә шулай дип белдерде.

– Бүген иртән мин үзем 1 нче һәм 2 нче тикшерү изоляторында булдым. Иртәнге сәгать 9га 1 нче тикшерү изоляторында 250 кешенең 68 проценты сайлаган иде, – диде ул.

Шулай ук Бөгелмә, Чистай, Минзәлә районнарындагы тикшерү изоляторларында тотылучыларга да тавыш бирү өчен барлык шартлар да тудырылган. Моннан тыш, әлеге вакытта 196 кеше өй арестында булып санала. Аларның 178 се сайлау хокукына ия. Калганнары балигъ булмаган яшьтә һәм берсе чит ил гражданины.

Сәрия Сабурская хәбәр итүенчә, тавыш бирүдә сораулар килеп туган очракта, 567-81-69 телефоны буенча “кайнар линия”гә дә шалтыратырга мөмкин. Ул көн ахырына кадәр эшләячәк.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү