«Беренче тапкырында дулкынландыра икән». Яшьләр ничек тавыш бирә?

Бердәм тавыш бирү көнендә кемдер беренче тапкыр катнаша. 18 яше тулган егет-кызларга сайлау участокларында бүләкләр каралган. Күп кенә тавыш бирү урыннарында алар өчен махсус концерт программасы да әзерләгәннәр.

Казан милли тикшеренү технология университеты студенты Алия Гафурова иртә белән үк шәһәрдәге сайлау участокларының берсенә барып, тавыш биргән.

– 18 яшь тулган, син инде зур, җаваплылык тоясың, шуны аңлаганга күрә, беренче тапкыр сайлаганда, дулкынландыра икән. “Мин тавыш бирдем” дигән беләзек тараттылар, шуның белән бушлай җәмәгать транспортында йөреп була икән. Студент өчен бу да шатлык инде. Кичке күңел ачу чараларына барырга уйлап торам. Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов чыгышын карарга телим, − дип уртаклашты ул.

Казан медицина университеты студенты Альбина Сысоева да беләзекле булган. Ул Совет районындагы 126нчы гимназиядә тавыш биргән.

– Беренче тапкыр сайласам да, бүләк бирмәделәр. Әмма үзем укыган мәктәптә сайлагач, күңелле булды, укытучыларым белән күрештем. Концертка ел да әти-әни белән бара идек, быел бармыйм, чөнки иртәгә укырга, әзерләнергә кирәк, – диде Альбина.

Казан федераль университетына укырга кергән Арча кызы Зәлифә Әүһәдиева күрше авылга барып тавыш биргән.

– Дулкынландырды. Сайлауга барганчы, әнидән партияләр, кандидатлар турында сорап чыктым. Беренче тапкыр сайлаучы кешегә бүләкләр дә бар иде. Миңа фоторамка бирделәр. Бу юлы Казандагы күңел ачу чараларын карый алмыйм инде, киләсе сайлауда барырга тырышырмын, − диде ул.

Татар блогеры Ренат Галиәхмәтов быел Апас районындагы сайлау участогына барып, тавыш биреп кайткан. Аның авыл җирлегендә тәүге тапкыр тавыш бирүе.

– Моның өчен ике атна элек “Дәүләт хезмәтләре” порталыннан талон алдым. Алдан кая буласымны белгәч, үзем өчен уңайлы булган участокны сайладым, − ди Ренат. – Теркәлү урынында сайламаганга күрә, мин Дәүләт Советы депутатлары өчен генә тавыш бирдем. Авылда күңелле: өчпочмаклар, коймаклар пешереп торалар, олылар күп, бәйрәмчә.

Ренатның әнисе Әлфия ханымның да бер генә сайлауны да калдырганы юк икән. Ул Түбән Камада тавыш биргән. “Сайлап кайттым, сайлауга барырга кирәк, бәйрәм кебек бит ул, рәхәтләнеп йөреп кайтасың”, − ди Әлфия Галиәхмәтова.

Кемдер үз туган көнендә дә тавыш бирә. Саба районы, Эзмә авылыннан Флүрә Нурисламовага бердәм тавыш бирү көнендә 80 яшь тулган икән.

Сайлаудан ишәк тә читтә калмады. Тавыш бирү көненә бәйрәм төсмере кертергә теләдек, ди 45 номерлы сайлау участогында гражданлык бурычын үтәргә килгән аниматорлар. Бауман урамында аларны еш кына ишәк, зебра һәм мөгезборын киеменнән очратырга мөмкин. “Болай киенеп килергә берәү дә мәҗбүр итмәде, үзебез шулай оештырдык, тавыш бирү участокларына килгән балаларның һәм халыкның күңелен күтәрәсебез килде”, − ди паспортлы “җәнлекләр”.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов сайлауга әтисе белән барган. Алар Биектау районы, Әлдермеш авылында үз кандидатлары өчен тавыш биргән. Үзенең “Инстаграм”дагы сәхифәсенә Айрат Фәррахов әтисе белән төшкән фотосурәтен урнаштырды.

– Әти беренче тапкыр 1945 елда тавыш биргән. Аңа ул чакта 18 яшь иде. Ул вакыттан соң тормыш шактый үзгәрде. Әмма әтидә беренчеләрдән булып тавыш бирү гадәте калган. Иртәдән үк миңа шалтыратып, сайлауга бергә барырга килештек, − дип яза Айрат әфәнде.

ТР Дәүләт Советына сайлаулар көнендә “Минем Татарстан” квестында катнашучылар арасында дүрт IPhone һәм 100 мең сум акча уйнатылачак. Телефонлы булу өчен сайлау участогына килеп, анда фотога төшәргә, фотоны социаль челтәрләрдә урнаштырырга, хэштэг куярга тиеш. Квестның суперуенында исә 100 мең күләмендә акча уйнатылачак. Суперуенда катнашу өчен 19.00 сәгатьтә tatquest.ru сайтына керергә һәм сигез сорауга дөрес җавап бирергә кирәк.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү