Фәрит Мөхәммәтшин парламентка нинди депутатлар кирәклеген әйтте

Дәүләт Советы депутатлары составында халыкның яңа кешеләрне күрәсе килә. Шуңа күрә яртысына якыны яңа кандидатлар тәкъдим ителде. Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында Татарстан Дәүләт Советы, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге секретаре Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әнә шулай дип белдерде.

«Алар арасында тәҗрибәле, эш күрсәтергә өлгергән, республика халкына билгеле шәхесләр дә, сәяси мәйданга яңа гына килеп кергән яшьләр дә бар. Һәркайсы җирле вәзгыятьне, халыкның проблемаларын яхшы аңлаучылар, тоемлаучылар, аңа битараф булмаган кешеләр. Республика халкы кемнәрне хуплап, үз тавышын бирер, анысын кичке сәгать сигездән соң беләчәкбез”, – диде ул.

Сайлау алдыннан халык белән очрашулар да күп булды. “Татарстан районнарының  яртысыннан артыгында шәхсән үзем йөреп чыктым. Моңа кадәрге сайлалар вакытында алай булмаган иде. Йөзләрчә кеше белән күзгә-күз карап сөйләштек. Алар теләк-тәкъдимнәрен җиткерде, кимчелекләрне, җитешмәгән якларны әйтте. Ул очрашулардан соң, халыкның кәефе үзгәрә, ышанычы арта, – дип белдерде Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында Татарстан Дәүләт Советы, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге секретаре Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. – “Минем депутат” телефон элемтәсе дә яхшы эшләде. “Бердәм Россия” партиясенә генә дә 8 мең мөрәҗәгать керде.

Сайлау участокларында төрле партияләрнең күзәтүчеләре эш барышын контрольдә тота. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, башка шәһәрләрдән дә вәкилләр бар. “Алар белән аралашып, сайлауның ничек оештырылуы, үтүе белән кызыксындым. Тәртип бозуларның, законга каршы килерлек гамәлләрнең булмавын җиткерделәр, – диде ул. – Парламент җитәкчесе әйтүенчә, иртә белән авыл халкы актив булган. Калада яшәүчеләр исә төштән соң кайта».


Фикер өстәү