18 районда сайлаучылар ишегалдын төзекләндерү хакында анкета тутыра

18 районда сайлауда катнашучылар “Безнең ишегалды” республика программасы буенча анкета сорауларына җавап бирә. Ул халыкның фикерен өйрәнү өчен кирәк.  Әлеге программа өч елга исәпләнелгән. Шул дәвер эчендә ихтыяҗ булган барлык ишегалларын төзекләндерергә  ниятлиләр.

– Ишегалларын тәртипкә китерү дигәндә, халык өчен юллар төзеклегеннән тыш, урамдагы яктырткычлар да, якында гына балалар һәм  спорт мәйданчыклары, машина кую урыннары да булуы мөһим, – диде Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Алексей Фролов Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында.

Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауда республикада 2 мең 811 участок эшли. Татарстанда 2,9 милион кешенең тавыш бирү хокукына ия.


Фикер өстәү