Россия төбәкләрендә сайлаулар барышын күзәтүче “Петербургская политика” фонды рәисе Михаил Виноградов Татарстандагы сайлауларда җитешсезлекләр булмавы турында сөйләде. Бу хакта ул “Пирамида” үзәгендәге бердәм мәгълүмат үзәгендә әйтте, дип хәбәр итә «Татар-информ».
“Татарстанда сәяси система бик нәтиҗәле алып барыла, ниндидер җитешсезлекләр булуын без күрмәдек. Сайлауларга күп кеше килү – көтелгән вакыйга. Тавыш бирергә килегез дип, басым ясаулар булмады. Бу нәтиҗәләр республика өчен табигый хәл”,–- диде ул.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat