“Экзитпол” нәтиҗәләре буенча “Бердәм Россия” сайлауда 69,9 процент тавыш җыйган

Сайлау участокларына килгән халык арасында уздырылган сораштыру нәтиҗәләренә ышансаң, “Бердәм Россия” партиясе Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауда 69,9 процент тавыш җыйган. Бу хакта Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган очрашуда Казан илкүләм тикшеренү технология университетеның “Дәүләт, муниципаль идарә һәм социология” кафедрасы мөдире Андрей Тузиков җиткерде.

Андрей Тузиков әйтүенчә, “Экзитпол” барышында 9 мең чамасы кешенең фикерен белешкәннәр. “Бу аз түгел, – диде Тузиков. – Сораштыру мәгълүматлары эшләрнең кая таба баруын чамаларга мөмкинлек бирә”.

“Экзитпол” нәтиҗәләре буенча КПРФ – 12,7, ЛДПР – 4,7, “Гадел Россия” – 4,3, “Россия Коммунистлары” – 3,8, “Россия Пенсионерлары социаль гаделлек өчен” – 2,5, “Роста партиясе” 2,1 процент тавыш җыйган. “Социаль гаделлек фикерен алга сөргән партияләрнең күрсәткечләрен бергә җыйсаң, тавыш бирүчеләрнең чиреге аларны яклый булып чыга, – дип бәя бирде Тузиков. – Димәк, яңа парламентка бу мәсьәләгә игътбар итми булдыра алмаячак”.

Сайлауның рәсми мәгълүматлары иртәгә билгеле булачак.


Фикер өстәү