Татарстанда сайлауга килү күрсәткече 70,1 процент тәшкил иткән

Беренчел мәгълүматларга караганда, алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауга килү күрсәткече 70,1 процент тәшкил иткән. Бу хакта  әлеге минутларда “Пирамида”да бердәм мәгълүмат үзәгендә матбугат конференциясендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

“Бердәм Россия” партиясе 72, 43 процент тавыш җыйган. КПРФ өчен 10,74 процент тавыш бирелгән. Сайлаучыларның 3,96 процент тавышы “Справедливая Россия” партиясенә туры килә. ЛДПР партиясе 3,79 процент тавыш җыйган. “Коммунисты России” партиясе өчен 3,65 процент тавыш бирелгән.

“Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлары партиясе” партиясе 2, 47 процент тавышка ия. “Роста” партиясенә 1,82 процент тавыш туры килә.

“Сайлау тыныч узды. Аның төп нәтиҗәләре якын арада игълан ителәчәк”, — диде Шаһиәхмәтов.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/09/193204/


Фикер өстәү