Россиядә балалар пособиеләре күләме артачак

Киләсе елда федераль бюджеттан бу максатларга быелга караганда өч тапкыр күбрәк акча бүлеп биреләчәк.

«Известия» газетасы хәбәр иткәнчә, айлык түләүләр уртача 7% ка — 12 мең сумга кадәр артачак. Гыйнвар аеннан пособиеләр өч яшькә кадәрге бала булган гаиләләргә тиеш булачак, шул ук вакытта ата-аналарның керемнәре, бер кешегә, ике төбәк яшәү минимумыннан артмаска тиеш.

2020 елда пособиеләрнең гомуми суммасы 150 млрд. сумга җитәчәк. Хезмәт министрлыгы бәяләвенчә, пособие ай саен 1 миллионга якын гаиләгә түләнәчәк.


Фикер өстәү