Казанда метро станцияләре янында гриппка каршы прививка ясый башлаячаклар

Иртәгә Казанда метро станцияләре янында халыкка гриппка каршы прививка ясый башлаячаклар. Әлеге чара казанлылар уңайлылыгы өчен оештырылган.

Мобиль прививка бригадаларының эше, 10.09.19 дән 10.10.19 га кадәр, көн саен 9дан 17 сәгатькә кадәр башкарылачак. Вакцинация Имәнлек, Җиңү проспекты, Тукай мәйданы, Кәҗә бистәсе, Яшьлек, Авиатөзелеш метро станцияләреннән чыгу урыннарында булачак.

Мобиль пунктларда 18 яшьтән башлап Казан шәһәре халкы булган һәр кеше прививка ясата ала. Хәзер вакцинация үткәрү өчен иң уңайлы вакыт.


Фикер өстәү