Алкогольне мобиль кушымта ярдәмендә сатып алырга рөхсәт ителәчәк

Киләсе елда Мәскәүдә алкогольне мобиль кушымта ярдәмендә сатып алырга мөмкин булачак. Бу хакта «Известия» газетасына РФ вице-премьеры Максим Акимов хәбәр иткән.

Әлеге яңалык электрон паспортларны кертү буенча эксперимент кысаларында тормышка ашырылачак. Шулай итеп, алкоголь яки тәмәке продукциясе сатып алганда, документларның кәгазь версиясен күрсәтү урынына, мәскәүлеләргә кесә телефоныннан файдалану да җитәчәк.

«Мәскәүдә экспериментны 2020 елның беренче яртысында башларбыз дип уйлыйм», — дип сөйләде РФ вице-премьеры.

Кушымтадан файдалану өчен, аны күчереп алырга, аннары аутентификация узарга һәм аны дәүләт хезмәтләре Порталы белән синхронлаштырырга кирәк булачак.

 


Фикер өстәү