Сайлаулар көнендә 60 меңгә якын татарстанлы гриппка каршы прививка ясаткан

ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау көнендә 60 меңгә якын татарстанлы гриппка каршы вакцинация узган, ТР буенча Роспотребнадзор матбугат хезмәте әнә шундый мәгълүматлар китерә.

Бу көнне бөтен республика буенча төрле чаралар үткәрелде, алар арасында — тавыш биргән гражданнар гриппка каршы прививка ясый алган кайбер сайлау пунктларын оештыру.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, иммунитет эпидемия авырулары күтәрелә башлаганчы формалашырга өлгерсен өчен, сентябрьдән ноябрьгә кадәр гриппка каршы прививканы ясау иң яхшысы.

 


Фикер өстәү