Геленджикның үзәк базарында зур янгын чыккан (ВИДЕО)

10 сентябрь иртәсендә Геленджикның Үзәк базарында зур янгын чыккан. «Лайф» агентлыгы хәбәр иткәнчә,  базар территориясе тирәсендә урнашкан агач палетлар яна.

Янгынның мәйданы 300 квадрат метр тәшкил итә, җил аркасында утның ныграк таралу куркынычы бар. Базар янәшәсендә торак йортлар да урнашкан.

Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат юк. Урында янгын сүндерүчеләр һәм медиина хезмәткәрләре эшли.

Видео «Лайф» порталыннан алынды. 


Фикер өстәү