Кайбер һөнәр ияләре роботлар аркасында эшсез калачак

2030 елга россиялеләрнең 45,5 проценты цифрлаштыру һәм автоматлаштыру нәтиҗәсендә эшеннән колак кагарга мөмкин. Бу хакта РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе белгечләренең тикшеренүләренә сылтама белән «Известия» газетасы хәбәр итә.

Басма мәгълүматлары буенча, тәҗрибә һәм белемнәре актуаль булудан туктау сәбәпле, 20,1 миллион кеше эшсез калачак.

Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, бигрәк тә кунакханә һәм ресторан бизнесы хезмәткәрләренә (73 процент) эшсез калу куркынычы яный. Моннан тыш, роботлар җитештерү сәнәгате вәкилләренең — 60, авыл һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең — 58, ваклап сәүдә итү өлкәсендә эшләүчеләрнең – 53, файдалы казылмалар чыгару өлкәсендә мәшгуль затларның 51 процентын алыштырырга мөмкин.

Шул ук вакытта, тикшеренүнең авторы, РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең эшкуарлык проблемаларын тикшерү лабораториясе мөдире вазифаларын вакытлыча башкаручы Степан Земцов белдергәнчә, шундый куркыныч янаса да, бу сине иртәгә үк алыштырачаклар дигәнне аңлатмый.

 

 

 


Фикер өстәү