Актанышта 1876 кеше дару белән тәэмин ителүдән баш тарткан

Актаныш районында 1 сентябрьгә 2848 ташлама алучы исәпләнә. Шулардан 1876 кеше (65,9 процент) дару белән тәэмин ителүдән баш тарткан. Бу хакта район газетасы хәбәр итә. 
Баш тартучыларның проценты ел саен кими. Соңгы 3 елда дарулар белән тәэмин итү программасына якынча 300 кеше (якынча 10%) киредән әйләнеп кайтты.
  • 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр алу хокукына ия булган, әмма аның акчалата эквивалентын алучы федераль ташлама алучылар тиешле гаризаны пенсия фондының территориаль органнарына яки Россия Пенсия фонды сайтындагы гражданның шәхси кабинеты аша тапшыра һәм социаль пакет алу хокукын үзенә кире кайтара ала.
Бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булачак.

 


Фикер өстәү