КФУда түләүсез татар теле курсларына язылу дәвам итә

Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты 12 сентябрьгә кадәр, ул көнне дә кертеп (9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр) түләүсез татар теле курсларына гаризалар кабул итә. Бу хакта КФУ матбугат хезмәте хәбәр итә.

Теркәлү өчен анкета тутырырга, тутырылган гаризаны бастырып алырга һәм паспорт күчерелмәсе белән оештыру комитетына: Казан, Татарстан урамы, 2, 320 кабинетка (3нче кат) дресы буенча китерергә кирәк.

«Анкеталарны теркәү бары тик электрон формада гына башкарыла», — диелгән хәбәрдә.

Дәресләр башлану турындагы белдерү сайтта хәбәр ителәчәк.Курслар өч айга исәпләнгән, дәресләр атнасына ике тапкыр узачак.Курслар тәмамлангач, татар телен белү дәрәҗәсен күрсәтеп, КФУ сертификаты бирелә.

 


Фикер өстәү