Тукай районында агулы үрмәкүч табылган

Татарстанның Тукай районында яшәүчеләрне куркуга салган үрмәкүчнең сирәк, агулы төр булуы һәм олылар өчен куркыныч булмавы ачыкланган. Бу хакта “Татар-информ”га К(П)ФУ фундаменталь медицина һәм биология институтының зоология һәм гомуми биология кафедрасы доценты Николай Шулаев сөйләде.

  • Тукай районының Яңа бистәсендә яшәүчеләр кухняларында эре үрмәкүч табулары һәм коткаручылар чакыртуы турында хәбәр иткән иде.

“Бу — Lycоsa singoriensis көньяк Россия тарантулы, Татарстанның бөтен җирендә дә яши, Марий Элда да очрый,  Татарстанның Кызыл китабына кертелгән бик сирәк төр. Бер елга гадәттә, бу үрмәкүчне очрату турында өч-дүрт хәбәр була”, — дип сөйләде Николай Шулаев.

Аның сүзләренчә, үрмәкүч җылы, кояш яктысы төшкән урыннарны: нарат ураманы аланнарын, елгаларның комлы ярларын өстен күрә икән.

“Тарантул Иделдә дә очрый. Без шундый бер экземплярны Кама Тамагыннан алып кайттык. Аны Яр Чаллы тирәсендә дә тапкан булды. Үрмәкүч шәһәрләрне яратмый һәм кеше аягы басмаган биотопларны өстенрәк күрә. Тарантул өннәрдә яши, төнлә ауга чыга, әмма аны көндез дә очратырга мөмкин”, — диде доцент.

Николай Шулаев тарантулның агулы булуын, әмма аның тешләве аркасында кешенең үлмәвен дә әйтте. “Ул агулы, тешләргә мөмкин. Әмма ул тешләгәннән кешеләрнең үлгәнен ишеткәнем булмады. Бармак шешәргә, кеше берәр атна авырып йөрергә мөмкин, бигрәк тә табибларга мөрәҗәгать итмәсә. Үрмәкүч тешләүне балалар авыррак кичерә”, — диде ул.

Бу хакта тулырак: https://tatr-inform.tatar/nes/2019/09/11/193344/


Фикер өстәү