Ресторанда агуланган очракта акчаны кире кайтару ысулын атадылар

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә ресторанда агуланганда акчаларны кире кайтару ысулларын атаганнар. Киңәшләр ведомство сайтында урнаштырылган.

Беренче чиратта белгечләр өйдә дәваланырга түгел, ә шунда ук сырхауханәгә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәләр. Бу исә ресторанда ашаганнан соң ук сәламәтлеккә зыян килүен исбатлау өчен кирәк.

Шулай ук ресторанның чегын да сакларга кирәк, әгәр ул юк икән,яки түләү банк картасы аша башкарылган булса, счеттан өземтә ясарга, ә аннары бина хуҗасына дәгъва язарга кирәк.

Соңыннан ресторан хуҗасына шикаять язарга, аңа медицина йомгаклавы һәм чек күчерелмәсен биререгә кирәк. Шикаятьтә кичке ашның бәясен, дәвалану һәм больничный озакка сузылган очракта югалган хезмәт хакы өчен компенсация таләп итәргә була.

Шикаятьне тапшыру турындагы хәбәр белән заказлы хат итеп җибәрергә була. Әгәр хәлне тыныч кына чишеп булмый икән, судка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Әгәр бу хәлне үзегез генә җайга сала алмасагыз, судка мөрәҗәгать итеп, Роспотребнадзорга шикаять юлларга була.


Фикер өстәү