Ярминкәгә бары тик Татарстанда җитештерелгән ит кенә китерелә

Ярминкәдә тәкъдим ителәчәк ит һәм ит ризыклары бары тик Татарстанда җитештерелгән, рөхсәт ителгән урыннарда чалынган ит кенә була. Читтән китерелгән продуктлар ярминкәгә кертелми. Бу турыда “Татар-информ” хәбәрчесе соравына җавап итеп ТР буенча Россельхознадзор идарәсенең дәүләт ветеринария күзәтчелегенең бүлек башлыгы Идрис Гатин әйтте.

“Ит сатучыларның кулында “Меркурий системасы биргән электрон документы була. Анда товарның кайда җитештерелгәнлеге, нинди маршрут буенча китерелгәне языла. Смартфон ярдәмендә сез моны ачыклый аласыз”, — диде Гатин.

Продуктларда тышкы маркировка булмый. Сатучыларга иткә сугылган келәймәне ахыргача саклап торырга киңәш ителә. Татарстан итендәге келәймә 66 номерына башлана.

“Һәр мәйданчыкта елдан-ел шул бер сәүдәгәрләр була. Без аларны беләбез. Нигездә гел шул бер шәхси хуҗалыклар, күмәк-крестьян хуҗалыклары сату итә. Аларның документлар пакеты була” — — ди белгеч.

“Ярминкәдә сату итүчеләр гариза нигезендә генә билгеләнә. 33 район үз товарын ярминкәгә китерә. Безнең республика үз-үзен ит, сөт, яшелчә белән тулысынча тәэмин итә”, — диде ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге җитәкчесе Дмитрий Яшин әйтте.

Ярминкәгә көчләп китермиләр һәм разнарядка таратмыйлар, дип ышандырды Дмитрий Яшин.

 


Фикер өстәү