Татарстанның берничә шәһәренә 135 млн сумга биш трамвай сатып алганнар

Казанда 71-911 City Star модельле яңа трамвай эшли башлаячак. Беренче рейс 12 сентябрьдә 5-нче номерлы маршрут буенча башкарылачак, дип сөйләде «Метроэлектротранс» МУП генераль директоры Әсфән Галәвов.

«Татарстанда барлыгы 15 трамвай булачак: Казанда, Чаллыда һәм Түбән Камада бишәр трамвай. Аларның уникальлеге шунда ки, алар тулысынча электрон һәм түбән идәнле», – дип билгеләп үткән Әсфән Галәвов.

Ул шулай ук Казанда City Star трамвайларының беренче тапкыр эшләтеп җибәреләчәген, аларны сатып алу өчен 135 млн сум акча сарыф ителүен дә өстәде. Трамвайның хезмәт итү вакыты-кимендә 30 ел.

«Әлегә без аны файдаланмадык, әмма ул үзен иң яхшы яктан күрсәтер дип өметләнәбез», — дип ассызыклады Әсфән Галәвов.

 


Фикер өстәү