WorldSkills Kazan 2019 чемпионатын оештыручылар соңгы нәтиҗәләр белән таныштырды

Җиһазларны ташлама белән сатып алачаклар, җиңүчеләр яңа чемпионнарны тәрбияләргә җыена, Кытайдан күбрәк медальләр белән кайтырга исәп. 27 августта тәмамланган WorldSkills Kazan 2019 эшче һөнәрләр чемпионаты әле дә үзе турында ишеттереп тора. Үткән ярышларның соңгы нәтиҗәләре белән журналистларны оештыручылар һәм катнашучылар таныштырды.

WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин әйтүенчә, әлеге ярышлар катнашучыларны да, белгечләрне дә, чит ил кунакларын да гаҗәпләндергән. Бәйге турында җылы истәлекләр, яхшы фикерләрне әле дә кабул итәләр икән.

“Прототиплар җитештерү” компетенциясендә I урын яулаган Айдар Минеев ярышларда нинди бирем үтәве турында сөйләде. Аңа агачтан су асты камерасының прототибының кечерәйтелгән үрнәген 22 сәгать эчендә ясарга кирәк булган. Биремнең нинди буласын катнашучыларга ярышларның беренче көнендә генә әйткәннәр. Иң авыры бирем дә түгел, ә үз-үзеңне, борчылу хисен җиңү булган. Айдар Минеев өчен бу – беренче җитди чемпионат.

– Минем өчен гаиләм, дусларым җан атып торды. Мине рухи яктан абыем Альберт әзерләде. Ул – “Инженерия дизайны” компетенциясе буенча Европа чемпионы, 2017 елгы Абу-Дабида узган чемпионатның “Осталык өчен медальон” иясе. Ярышларга әзерләгән остазларыма да рәхмәт, – дип сөйләде Айдар.

Станислав Джуманязов чемпионатта “Осталык өчен медальон” яулады. Ул “CAD инженерия дизайны” компетенциясендә катнашкан иде.

– Биремнәр техник яктан без көткәннән аз гына аерылды. Үткән чемпионатларда безнең компетенциядә дүрт модуль һәм алар эчендә дүрт проект иде. Ә быел – җидәү. Моңа берәү дә әзер түгел иде, шуңа да көндәшлек шактый көчле булды. Вакыт та җитеп бетмәде, – дип сөйләде ул.

Егетләрнең осталыгын күреп өлгергәннәр. Аларга шәхси компанияләрдән, “КАМАЗ”, фәнни үзәкләрдән эш тәкъдимнәре дә килгән инде.

Ярыш үтсә дә, катнашучыларга һөнәрләре турында онытырга димәгән. Чемпионатта катнашкан егет-кызлар үз компетенцияләре буенча остаз булып китәргә мөмкин. “Мобиль робототехника” компетенциясендә III урын яулаган Оскар Арсланов һәм Эмиль Мифтахов та шул юлдан китәчәк һәм яңа чемпионнарны әзерләүдә катнашачак.

Чемпионаттан калган җиһазлар кем кулына калачак? Бу сорауга:

– Хәзерге вакытта ташламалы бәядән ярышлардан калган җиһазларны сатып алу буенча сөйләшүләр бара. Ташламалар 30 процентка кадәр җитә, кайсыларына азрак ташлама каралган. Әлбәттә, җиһазларның күбесен үзебездә калдырасы иде, – дип җавап бирде Эмиль Гобәйдуллин. Партнерлар тарафыннан тәкъдим ителгән җиһазлар 60 процентны тәшкил итә, калган өлеше – Россиядә сатып алынган.

Чемпионат төгәлләнгәч, Россия җыелма командасы Мәскәүгә очкан иде. Анда алар ил командасының гомуми җыелышында катнашты. Халыкара белгеч Дамирә Рамазанова әйтүенчә, очрашуда катнашучыларга 2021 елда Шанхайда узачак дөньякүләм чемпионатында реванш алу бурычы куелган


Фикер өстәү