Минтимер Шәймиев һәм Принц Кәрим Ага Хан IV Болгар академиясенә килде

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Принц галиҗәнаблары Кәрим Ага Хан IV Болгар ислам академиясендә очраштылар.

Биредә Кәрим Ага Хан премиясе тапшырылу уңаеннан махсус почта маркасын чыгару тантанасы узачак. Әйләнешкә 150 мең данә чыгарыла, ә махсус штемпельләрне Мәскәү, Казан һәм Болгар алачак.

Мәртәбәле кунаклар, шулай ук, Болгар шәһәрчеген, Болгар ислам академиясен, Ак мәчетне караячак. Архитектура һәйкәлләре буенча эскурсия узачак. Болгар цивилизациясе музеенда, Хәтер билгесендә Коръән музеенда булачаклар.

Болгарга сәфәрне чит ил журналистлары, шул исәптән, Канададан Аиша Шахедина яктырта. Алексеевск районында алар өчен милли фольклор үзешчән ансамбльләр катнашында концерт үтте.

 


Фикер өстәү