Уфада шаурма ашап 15 кеше агуланган

Уфада 15 кеше шаурма ашап агуланган, аларнып бишесе хәзер авыр хәлдә, 14е хастаханәгә салынган. Бу хакта РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Барлыгы 10 олы кеше һәм биш бала агуланган. Дүрт бала һәм бер олы кешенең хәле авыр. Агуланучыларның берсе-йөкле хатын-кыз, дип хәбәр иткәннәр дежур табиблар.

Калган госпитализацияләнгән сигез өлкәннең һәм бер баланың хәле уртача авырлыктагы дәрәҗә буларак бәяләнә. Беренчел мәгълүматлар буенча, алар барысы да бер урында шаурма сатып алган булганнар.


Фикер өстәү