Казанда өеннән чыгып китеп югалган ир-атны эзлиләр

Волонтерлар Казанда өеннән чыгып китеп югалган, хәтерен җуюдан интегүче өлкән яшьтәге кешене эзләүдә ярдәм итүләрен сорый. Шул хактагы мәгълүмат социаль челтәрләрдә «Эзләү үзәге» эзләү-коткару берләшмәсе төркемендә урнаштырылган.

«79 яшьлек ир-атны төне буе эзләсәләр дә, әлегә нәтиҗәсе булмаган. Николай Леонтьевич хәтерен җуюдан интегә һәм табиблар ярдәменә мохтаҗ. Соңгы тапкыр ир-атны «Крутушка-2» бакчачылык ширкәтендә күргәннәр, әмма ул Казанда да булырга мөмкин», — дип белдерде волонтерлар.

Ир-атның буе – 160 сантиметр, уртача гәүдәле. Соры күзле, чал чәчле. Соры күлмәк, шундый ук төстәге трико һәм галош кигән.

Ир-атның кайда икәнлеген белүчеләр булса, 8 967 46 64 911 телефоны буенча үзәкнең кайнар линиясенә яки 112 бердәм номерына шалтыратып хәбәр итүләрен сорыйлар.

 


Фикер өстәү