Тутырылган кабак | РЕЦЕПТ

КИРӘК БУЛАЧАК:

Уртача зурлыктагы 1 кабак

1 кило бәрәңге

яртышар кило гөмбә һәм сыер ите

3-4 баш суган

2 кило кишер

сыек май

ПЕШЕРӘБЕЗ: 

Кабакны яхшылап юабыз һәм өстен капкач рәвешендә кисеп алабыз. Орлыкларыннан чистартабыз. Гөмбә, ит, кишер һәм суганны шакмаклап турап, үсемлек маенда кыздырабыз. Бәрәңгене юып, кабыгыннан чистартабыз. Кабак эченә катламлап ит, гөмбә һәм яшелчәләрне тезәбез. Тутырылган кабакны 160 – 180°С температурада газ мичендә пешерәбез.

Илсөяр Гарифуллина. Балык Бистәсе

 


Фикер өстәү