Казан Кремле Жириновскийга җавап бирде: “Алганга караганда, күбрәк бирәбез”

Халыктан килгән теләктәкъдимнәрне кулдан барлау башлана, “акчага күмелгән Казан” Мәскәүгә җавабын кайтара, Татарстан парламентына сайланган яңа депутатлар әлегә элеккеге урыннарында кала. Хөкүмәт Йортындагы брифингта атна вакыйгаларына аңлатма бирделәр.

Очрашуда узган атнада булган сайлау турында сүз чыгуы гаҗәп түгел. Ник дигәндә, Дәүләт Советы гына түгел, Татарстан хөкүмәтендә дә үзгәрешләр көтелә. Киләсе атнада Татарстан Президенты  парламентка китәсе министрлар белән очрашырга ниятли.

– Парламентка сайланган министрлар Азат Хамаев, Марат Әхмәтов, “Татмедиа” җитәкчесе Айрат Зарипов әлегә үз вазифаларында эшли. Беренче оештыру сессиясенә кадәр алар әле депутат булып саналмый. 20 сентябрьдә Дәүләт Советының беренче утырышы булачак, менә шул чакта алар депутат вазифасына керешәчәк, – дип искәртте Лилия Галимова. – Алар урынына кем киләме? Кандидатларны әлегә әйтмибез, исемлек бик кызык һәм зур. Президент хәл иткәннән соң гына, исемнәр билгеле булачак.

Сайлауда, билгеле булганча, “Безнең ишегалды” программасын тормышка ашырганда халыкның фикерен белеп тору өчен анкета да җыйдылар.  Шушы көннәрдә аларны бер урынга – Бердәм мәгълүмат үзәгенә җыячаклар.

– Мәгълүмат эшкәртү үзәге “Казан ярминкәсе” янында урнашкан. Анкетаны кулдан эшкәртәчәкләр. Бу эштә барлыгы 50гә якын волонтер катнашачак, – дип сөйләде Лилия Галимова. – Аннан соң гомуми нәтиҗәләрне туплаган беркетмә төзеләчәк. Шулар нигезендә ишегалларында кабат очрашулар булачак.

Тагын бәя артмагае. Шушы көннәрдә Казанның автотранспорт предприятиеләре ташламалы категорияләрне йөрткән өчен хөкүмәттән тулы компенсация таләп итә. Юкса алар барлык категорияләр өчен дә юл бәясен 27 сумнан 31 сумга кадәр арттыруны сораячак. Моның сәбәбен яңа сатып алынган автобус чыгымнарының капланмавы белән аңлаталар. Хөкүмәт йортында бу хәлгә карата да җавап яңгырады.

– Моңа чыннан да ихтыяҗ бармы – бәя күтәрү турында сүз шушы сорауга ачыклык керткәннән соң гына була ала. Йөртүчеләр таләпләренең нигезле булуын раслаулы документлар әзерләсен. Ә әлегә өстәмә субсидияләр бүлеп бирү турында сүз була алмый, – диде Галимова.

Урыс төбәкләрендә балалар аз туганга Казан гаепле икән. Россия башкаласында көзге сессияне ачу кысасында Дәүләт Думасының беренче пленар утырышы вакытында ЛДПР партиясе лидеры Владимир Жириновский трибунадан шундый гаепләү сүзләрен яңгыратты. Аныңча, федераль бюджет “Казанны, Төньяк Кавказны акчага күмә” һәм аннан соң “урысларның бала тапмауларына гаҗәпләнәләр”. Жириновский “урыс парламенты”н милли төбәкләргә акчаны күбрәк бүлеп бирүдә гаепләде. Бюджет сәясәте турындагы фикерләрне Жириновский тагын да озаграк дәвам итәр инде, әмма аның чыгышын Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин бүлдерде.

Безнекеләр дә җавапсыз калмады. Казан Кремленең рәсми вәкиле Татарстан җитәкчеләренең моңа карата фикерен җиткерде.

– Жириновский Конституциягә каршы килә торган, шулай ук республика адресына бюджетара мөнәсәбәтләрнең асылын бозып күрсәтә торган фикерләр әйтте. Владимир Жириновский бөтен урыс халкы, шул исәптән Татарстанда яшәүче урыслар исеменнән җавап тотарга вәкаләтле түгел. 26 ел дәвамында Дәүләт Думасы депутаты, 11 ел парламент башлыгы урынбасары булып эшләгән Жириновский “Россия Федерациясендә аның күпмилләтле халкы хакимиятнең бердәнбер чыганагы” икәнлеген белми түгелдер. Владимир Жириновский бюджет сәясәтен формалаштыру үзенчәлекләрен һәм салым системасын төзү принципларын яхшы белергә тиеш. Татарстан һәрвакыт федераль бюджетка, алганга караганда, күбрәк бирде. Аның кискен фикерләрен шикле сәяси дивидендлар алырга чираттагы омтылыш буларак бәялибез. Моңа бәйле рәвештә, башка таныш бер гыйбарә килә, ул берникадәр үзгәртелгән хәлдә яңгыраса да, Жириновскийның чыгышын бәяләү өчен аеруча туры килеп тора. Гыйбарә болайрак яңгырый: “Наданлыкмы, әллә коткы салумы?” Кызганыч, биредә тегесе дә, монысы да күзәтелә, – диде Лилия Галимова. Ул искәрткәнчә, шул ук көнне Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да Володин белән телефон аша элемтәгә чыккан һәм Татарстанның әлеге хәлгә карата ни уйлавын җиткергән.

10 сентябрьдә Ижауда Удмуртия парламенты каршында галим, удмурт теле өчен көрәшүче активист Альберт Разин үз-үзенә ут төртте. Алган җәрәхәтләрдән соң ул вафат булды. Казан Кремлендә бу хәлне фаҗига дип бәяләделәр.

– Сүз дә юк, бу – фаҗига. Моңа карата рәсми шәрехләмә бирү кирәкми һәм бу дөрес тә түгел, – диде Лилия Галимова.

Чулпан Гарифуллин


Фикер өстәү