Фәрит Мөхәммәтшин: «Яңа эш урыннары булдыру мөмкинлеге бирәчәк»

Елга транспортын үстерү буенча чаралар күре­лер­гә мөмкин. Кичә Түбән Новгородта Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимияте законнар чыгару (сайлап куела торган) органнары ассоциациясенең 57 нче утырышы үткәрелде.

Утырышта катнашучыларны Россия Президен­тының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров сәламләде һәм барлык төбәкләрдә сайлаулар буенча зур эш башкарылуын билгеләп үтте.
Республика Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәт­шин: “Татарстанда хакимияттәгеләр тарафыннан әлеге сайлау кампаниясеннән чыгарылган нәтиҗәләр җитди уйланырга мәҗбүр итә”, – дип басым ясап әйтте. Ул “Бердәм Россия” партиясе исеменә 8 меңнән артыграк мөрәҗәгать керүен, шуның 20 процентының күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү программаларына кагылуын искәртте. “Татарстанда 52 мең күп балалы гаиләдән 46 меңе җир кишәрлеге алды. Әмма күпчелек гаиләләрнең кирәкле инфраструктура булдырырга – газ, су торбалары сузарга акчасы юк. Россиянең һәр субъектына хас проблема бу. Аны хәл кылу кирәк”, – диде Дәүләт Советы рәисе һәм ассоциа­циянең киләсе утырышларыннан берсендә әлеге мәсьәләне тәфсилләбрәк карауны тәкъдим итте.

Утырышта су транспортын үстерүгә кагылышлы мәсьәлә дә каралды. Фикер алышуга күчкәч, Фәрит Мөхәммәтшин моннан бер ай элегрәк Яшел Үзәннең Горький исемендәге суднолар төзү заводында булуы, анда предприятие белгечләренең Татарстан закон чыгаручыларыннан кораб­лар төзүгә заказларны арттыру чараларын күрүне соравы турында сөйләде. Дәүләт Советы рәисе фикеренчә, елга транспортында йөк ташуны арттыру мәсьәләсендә Россия хөкүмәтенә тәкъдим белән чыгарга кирәк. “Әлеге чаралар предприятие мөмкинлек­ләрен тиешенчә файдалану һәм яңа эш урыннары булдыру мөмкинлеге бирәчәк”, – диде ул. Моннан тыш Фәрит Мөхәммәтшин хөкүмәткә Идел елгасында су биеклеген аерым контрольдә тоту тәкъдиме белән мөрәҗәгать итү зарурлыгын билгеләп үтте.


Фикер өстәү