Татарстанда йөк машиналары­ның авырлыгын автомат рәвештә үлчәү пункты ачылды

Сиздермичә үтеп булмый. Чаллыдан Әлмәткә бару юлында йөк машиналары­ның авырлыгын автомат рәвештә үлчәү пункты ачылды. Бу – бишенчесе. Озакламый аларның саны 13кә җитәчәк. “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов әйтүенчә, артык йөк төягән өчен штрафлар күләме кими башлаган.

Автомат үлчәүләр (АПВГК) – яңалык түгел. Башка төбәк­ләрдә мондый җиһазлар пәйда булгач, йөк ташучылар арасында зарланучылар да булган. “Кимчелекләрне бетерергә тырыштык”, – диде Миңнеханов, Чаллыда журналистлар белән очрашкач. Бездә беренчесе 2013 елда Әлмәт янында төзелгән. Тагын дүртесе Чаллыдан Зәйгә бару юлында, Түбән Кама – Чистай, Чаллы – Әлмәт, Кузкайкино – Нурлат трассаларында урнашкан. Татарстанда барлыгы 22 стационар һәм күчмә үлчәү пункты бар. Аларның алтысы – Казанда, тугызы – Чаллыда, бишесе – Әлмәттә һәм икесе Нурлатта урнашкан.
Үткеррәк шоферлар, табигать көйле торганда, стационар пунктларны урап үтү ягын карый, номерларын каплау очрак­лары да бар. Автомат пунктларны исә тиз генә ачыклау мөмкин түгел, алар нигездә машиналарның барлык габаритларын, кайбер техник характеристикаларын, алдагы һәм арттагы номерларын күрсәтә. Ул постларга якынлашканда, приборларны “алдау” максатыннан, тизлекне арттыру яисә, киресенчә, киметә төшү дә файдасыз. Иң яхшысы – барган шәпкә үтеп китү. Артыгын төягән маши­наларның хуҗаларына карата автомат рә­вештә беркетмә төзелә. Штрафның күләме – 150 меңнән алып ярты миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин.

Сүз уңаеннан, узган елның сигез аенда рөхсәт ителгәннән артык йөк төяп йөрүнең 5,8 мең очрагы ачыкланса, быел 4,2 мең беркетмә төзелгән. Хәер, машиналарны бизмәнгә салу очраклары да кимегән. Монысын йөк ташу кимү белән аңлаталар. “Бездәге юлларны барысы да мактый, – ди Рифкать Миңнеханов. – Әмма, сакламасаң, анысы да бетә. Юлларга яз көне зур куркыныч янау – расланган чынбарлык. Шуңа күрә йөк ташучылар апрель – май айларында машиналарын юлга чыгармый тора. Әлбәттә, чыгымы да бардыр. Әмма үзебез йөри торган юлларны саклау яхшырак түгелме?!”
Рәис Зарипов

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү