“Вахит”ның супер-пупер сыерлары, яки Заманча ферма нинди була?

Матурлыгы, көче, төзеклеге, байлыгы белән күкрәк киереп мактана алырлыгы бар Вахит авылының. Тырыш һәм ачык халкы, көчле колхозы, башкалар хыяллана гына ала торган матур ял итү урыннары булган авылга сәяхәтебездән әнә шундый хис-кичерешләр белән кайттык без.

Кукмара районындагы Вахит авылы Янил авыл җирлегенә керә. Әлеге ике саладан кала тагын Биер авылы да бар, тик анысында яшәүчеләр саны бик аз: нибары ун гына кеше. Иң күп халык даны еракларга таралган Вахит авылында яши. Биредә 886 кеше гомер итә. Шуларның 300ләбе “Вахит” хуҗалыгында эшли. Авылның балалар бакчасы, башлангыч белем бирү мәктәбе, мәчете, балалар мәй­дан­чыгы, парклары бар. Мәктәптә 42 укучы укыса, балалар бакчасына 66 бала йөри. Янилдә исә урта мәктәп һәм агрокөллият эшли.
Вахитта иркенләп карарлык һәм киңрәк тукталып язарлык темалар байтак булса да, безне иң кызыксындырганы һәм гаҗәплән­дергәне бик зур мәйданда төзелгән, республикадагы иң заманча мегафермаларның берсе булып торган комплекслар булды.

Сөтлебикәләрнең “ресторан сые”
Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының еллык киңәшмәлә­рендә “Вахит” – һәрвакыт мактап телгә алына торган хуҗалык. Тәүлегенә 80 тоннага якын сөт савып тапшырган хуҗалыкны ничек телгә алмыйсың да башкаларга маяк итеп куймый­сың инде? Татарстандагы кайбер районнар­ның күрсәткечләре шушы кечкенә генә хуҗалыкныкына караганда да азрак бит.
– Сөт мегафермалар сала башлагач артты. Аларны төзү минем зур хыялым иде. Ирешкән уңышлар белән генә туктап каласы килми. Киләсе ел ахырына тәүлеклек сөтне 100 тоннага чыгарырга планлаштырабыз. Шуның белән тынычлап пенсиягә дә китсәм була инде, – дип елмая хуҗалык җитәкчесе, быел 60 яшен тутырган Нәфыйк Хөсәенов.
Авылдан бераз гына читтәрәк урнашкан, керер юлына асфальт түшәлгән мегафермаларны үзебез дә күрдек. Иң элек күзгә ташланганы витаминлы минераль кушылмалар склады булды.
Эшләрнең барысы да заманчалашкан, артыгын уйлап, баш катырырга да кирәкми. Күпме сенаж, силос, азык кушылмалары саласын барысын да компьютер хәл итә. Иң зур игътибар савым сыерларына күр­сәтелә. Аларга 15кә якын компонент кергән кушылма бирәләр. Вахитлылар әйтүенчә, болай итеп ашата башлагач, сыерларның сөте 3 литрга кадәр арткан. Бозаулар һәм симертә торган маллар 6-7 төрле азык кушылган кушылма ашый. Аларның бары тик күләмнәре генә аерыла.

60 литрга кадәр сөт бирә
Мегафермаларга килгәндә, алар 2014 елның көзендә салына башлаган. 1200 баш сыерга исәпләнгән беренче ферма 2016 елда кулланылышка тапшырылган. Янәшәдә тагын шундый ук сандагы терлек яшәячәк комплекс төзелеп ята. Колхозның барлыгы 5138 баш терлеге бар. Шуларның 2240ы – савым сыеры. Мегафермадагы сөтлебикәләр берничә төркемгә бүленгән: ташлату бүлеге, беренче, супер һәм супер-супер. Бозауларга унбиш көн калган сыерларга да аерым тәрбия күрсәтелә биредә. Иң яхшы дип саналган сыерлар төркеменә тәүлегенә 35 литрдан артыг­рак сөт бирүчеләрне берләштергәннәр. Кайберләреннән алтмышар литр савып алалар. Бик күрәсебез килсә дә, “күз тия” дип, аларын безгә күрсәтмәделәр генә.
Без исә 1200 башка исәпләнгән мегафермага кердек. Гадәти фермалардан аермалы буларак, биредә малкайлар бәйдә тормый, гел хәрәкәттә. Барысын да заманча җиһазлар күзәтеп тора. Сыер авырып торса да, җилене шешкән булса да, бу турыда компьютер хәбәр сала. Хәтта сыерның үгез соравын да махсус антенналар ярдәмендә беләләр икән.
– Муеннарына күзгә күренми торган махсус чыбыклар (датчиклар) урнаштырылган. Сигнал компьютерга бара. Шуннан соң аны ясалма орлыкландыру буенча техник оператор тикшерә, – дип аңлаттылар безгә.
Комплекста берьюлы 56 сыер савыла. Бер сменада 3 сыер савучы эшли. Ә гомумән алганда, мегафермада 28 хатын-кыз хезмәт куя. Сөтлебикәләрне өч тапкыр, иртәнге 5тән кичке 9га кадәр савалар. Савылу вакыты да минутлап башкарыла. Соңга калырга да, иртә саварга да ярамый. Үз вакыты җиткәнен белеп, урынына кереп баскан малкайны күр әле син! Каян белә дә каян өйрәнә диген?!
Биредә эшләүчеләр белән дә аралашып алдык. Алар әйтүе буенча, хезмәт хакы сөтнең күләменә һәм чисталыгына карап түләнә. Дөрес булса, җәен 35 мең, хәтта 40 мең сум алган чаклары да бар икән.
30 ел стажы булган сыер савучы Әнисә Антонова әйтүенчә, яңа ферманы ачканчы, бер сменага 1400 сыер сауган булганнар.
– Элек барысын да кул белән эшләдек. Хәзер инде ризыкны трактор гына бушата. Асларын да кырмыйбыз. Һәр нәрсә заманча, кул көче дә әллә ни күп таләп ителми. Ләкин шундый шартларда эшләүгә карамастан, үз авылыңда эшкә йөрүгә җитми инде, – ди ул.
Иң яшь сыер савучыга 24 яшь булса да, өлкәнрәк яшьтәге апалар аларның тагын да күбрәк булуын теләде. “Яшьләр килми. Менә шунысы бер дә яхшы түгел шул”, – дип көрсенеп куйды алар.

“Эшләсәң, барысын да җиңеп була”
Фермада эшләүчеләр: “Яшьләр аз кала”, – дисә дә, Нәфыйк абый Хөсәенов сер бирмәде.
– Терлекчеләребез дә, механизаторларыбыз да – барысы да үзебезнең егет һәм кызларыбыз. Яшьләр бөтенләй калмый, дип әйтеп булмый. Авылда да төрле программалар, социаль объектлар эшләп тора. Ел саен 25-30 кешене санаторийларга җибәрәбез, – диде 28 ел шушы хуҗалыкны җитәкләгән рәис. – Шушындый яшәү шартлары булганда, читтән бәхет эзләү кирәкме икән? Шәһәрдә яшьләр­не кем көтеп тора? Авылларда төп проблема – эш мәсьәләсе. Шул ук вакытта, эш юк, дип зарлансалар да, авыл хуҗалыгына кадрлар җитми. Мин гомумән әйтәм, безнең үзебезгә аграр көллиятнең җирлегебездә урнашкан булуы зур ярдәм итә. Яшь белгечләрне төр­лечә кызыксындырырга да тырышабыз. Йорт салыйм дигән кешегә, үзмәшгульлеген булдырырга теләүчеләргә төрле программалар бар. Авыл тормышын җанландырырга, ха­лык­ның активлыгын арттырырга кирәк. Без, мәсәлән, спортны, мәдәниятне үстерү өчен тырышабыз, аларга яшьләр җәлеп ителә бит.
– Алайса, бүген бернинди дә авырлык юк инде? – дим әңгәмәдәшемә.
– Эшләсәң, барысын да җиңеп чыгып була. Иң мөһиме – продукция бар. 80 тонна сөт бер хуҗалык өчен бик күп ул. Яхшы бәя булганда сөттән генә дә көн саен 1 млн 300 мең – 1 млн 500 мең сумга кадәр акча кертәбез. Көн саен шундый акча кереп барса, яшәргә була, – дип җавап бирде Нәфыйк абый Хөсәенов. – Иң мөһиме: безгә шул җитештерә торган продукцияне киметмичә, аны һаман да арттырырга тырышырга кирәк. Шәхси хуҗалык сөтләрен дә үзебез җыябыз. Менә шушы төзи башлаган мегафермаларны салып бетерсәм, үз алдыма куйган бурычларымны тулысынча үтәдем дип әйтә алыр идем…
Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү