Театрны метафизик җитәкләсә, ниләр булырга мөмкин? Буа драма театры директоры Раил Садриев бу сорауга, ниятләр чынга аша, дип җавап бирә. Без, авылда яшәп, иҗат белән шөгыльләнү, туган тел язмышы турында сөйләштек. Раилнең фәлсәфәсен тыңлаганда, каршыда Стивен Хоккинг герое утырган кебек тә булып китте.
– Ун ел уйналмаган спектакльне кире торгыздык, дидең. Ун елдан соң торгызу нигә кирәк булды? Гомумән, Буа театрында репертуар ничек формалаша?
– Драматург Әмир Камалиевның “Әлепле әртисләре” пьесасы буенча куелган “Әкәмәт кәмит” спектаклен әйтәсең инде син. Аны кире торгызуның сәбәбе бер – Әмир белән хушлашканда, шул спектакльне кире халыкка кайтарам, дип сүз бирдем. Чөнки ул безнең куелышны ошаткан, шалтыратып, мин болай куя алмас идем, дип, күңеле булганлыгын әйткән иде. Әмир белән соңгы тапкыр Фирзәрнең туган көнендә күрештек. Әле дә күз алдында: Гаяз Исхакый кебек казаки кигән, кыяфәте бик күркәм иде. Репертуарга килгәндә, без Бродвей системасы буенча эшлибез. Кечкенә шәһәр театрында башкача булмый да. Спектакльне әзерлибез, аны Россия, Казахстан, Үзбәкстан һәм башка республикаларда күрсәтеп, бер тапкыр дөнья уратып кайтабыз да, башка әсәргә тотынабыз. Әйе, күбрәк кәмит куябыз. Чөнки тамашачыны берләштерер өчен башта кәмит кирәк. Хәзер инде аз-азлап әсәрләр дә күрсәтә башладык.
– Театр яңарамы?
– Быел эшкә җиде кеше килде. Оренбургтан Рифкать Исрафилов курсыннан Ришат Төхвәтуллинны алдык. Тагын өчесе Казан мәдәният институтын тәмамлап кайттылар. Өчесе – үзебезнекеләр. Ләкин аларның махсус театраль белемнәре юк. Гомумән, театр артистларының яртысыннан артыгының махсус белеме юк. Шуңа күрә театраль лабораторияләр үткәрәбез. Үзенчәлекле артистыбыз Гөлзада Камәртдинованың да махсус белеме юк. Камал театры режиссеры Фәрит Бикчәнтәевне дә сокландырган кеше ул. Мин аны беренче тапкыр юлда күрдем. Ат җигеп, фермадан кайтып бара иде. Беренче күрүдә үк чабып барган атны да туктата ала торган хатын-кыз икәнлеге аңлашылды. Сыерын да карый, үрдәкләр дә үстерә, фортепианода да уйный. Музыкаль белем кирәк, дип уйлаган да Тәтешнең музыка мәктәбенә укырга кергән. Теләгән – морадына ирешкән, дими, ни дисең?! Театраль лабораторияне өченче тапкыр үткәрдек. Без анда танылган режиссерларны чакырабыз. Мәсәлән, Александр Огарев. Ул – ГИТИС профессоры, “Алтын битлек” иясе, Россиянең ун яхшы режиссерының берсе. Алты көндә тулы бер спектакль чыгарды. Шулай ук милләттәшебез, актер Камил Тукаев. Татарстанны сагынып килгән, чөнки җәй айларын Менделеевскида үткәрә торган булган. Без аның белән авыл клубында эшләдек һәм Чехов әсәрен татарчалы-урысчалы куйдык. Тәрҗемә ясалган иде, ләкин тәрҗемәченең эскиз ясарга татарча вариантны бирәсе килмәде. Бер спектакль тулаем урысча чыкты. Чөнки безнең спектакль чыгарырга нибары 4 көн бар иде.
– Димәк, Буа театры урыслаша, дип әйтүләре хак сүз булып чыга?
– Буа театры берничек тә урыслаша алмый. Аның өчен театр белән урыс җитәкчесе идарә итәргә, тамашачысы да урыс булырга тиеш. Шул ук вакытта бөтен тамашачы да акрынлап урыслаша бара. Бүген өлге булып калган академия театрында гына бу җәһәттән проблема юк. Без исә спектакль вакытында авыл балаларына урысча комментарий биреп утырырга мәҗбүр, аңлыйсыңмы? Әле теле ачылып кына килгән сабый авылда урысча сөйләшә. Туган телнең йотылуы – кызганычка, глобаль процесс. Моны тоткарлап торып була, туктатып булмый диярлек. Әгәр Россия империя позициясеннән китмәсә. Татар теле синең белән минем гомергә җитәчәк, оныклар туган тел белән дус булмаячаклар дип уйлыйм. Минем хәзер һәрбер сүзгә бәйләнә башладылар. Шуңа күрә искәртәм: бу – фәкать минем шәхси фаразлавым гына. Гаепләргә маташалар икән, минем белән автобуска утырып, Омскидамы, Тубылдамы, Сургут, Ташкент, Казахстан далаларындамы спектакль уйнап карасыннар. Диванга кырын ятып кына татар адвокатына әйләнергә кирәкми. Телне саклау дәүләт сәясәте булырга тиеш. Ул Раил һәм башкалар эше генә түгел. Бу – дәүләт эше. Татар дәүләте туксанынчы елда мөстәкыйльлек алганнан соң, ерак араларга барып җитәр кебек тоелган, кызу гына старт алган иде. Әмма күп ниятләр гамәлгә ашмады. Милли университет та төзи алмадык, милли мәктәпләр дә ача алмадык. Марсель Галиевчә әйтсәк,
“Табарлар безнең эзләрне,
әйтерләр хәйран калып:
Үзе тудырган еланнан
чагылып үлгән халык”.
Безнең елан эчебездә утыра. Ә без Россия уртасында яшибез. Россия эчендә утырып, телне саклап калу авыр. Миңа калса, балалар спектакльләренә дәүләт дотация бирергә тиеш. Кечкенәдән театрга җәлеп итмәсәк, үскәч китерү авыр булачак бит. Ә дәүләт планын үтәргә кирәк.
Мин уйлыйм: безнең татар байлары баеп туйганнардыр инде. Хәер, байлыктан туеп булмый. Миллионерга – миллион, хәерчегә тиен җитми. Шулай да, алар бергәләп җыелышып, берәр хәл кылырга тиеш дигән романтик уйларым да бар минем. Адәм баласының үз-үзен саклап калу инстинкты иң авыр чакта уяна. Татар җәмгыяте бүген әнә шул чиккә килеп җитте. Әлегә телне, милләтне саклап кала торган җир – театр һәм эстрада. Ләкин балалар өчен Әлмәт, Буа, Минзәлә театрлары урысча уйный. Чөнки татарча уйнау авыр. Әйтәм бит, татар авылында балалар урысча сөйләшә. Интернет урысча сөйләштерә. Мәктәп тә урысча сөйләштерә.
– Авылда яшәп эшләүнең уңай һәм читен яклары нәрсәләр?
– Үземне бик бәхетле саныйм. Көнләшсеннәр, әйдә, көнчеләр. Туган авылымда, туган нигеземдә яшәвем белән бәхетле мин. Елның кайсы гына фасылында өйгә кайтып кермә – балачак исе, күренешләре, тәрәзәдән балачактагы кешеләр күренеп китә. Минем профессия белән авылда яшәү бик җайлы. Чөнки юлга асфальт түшәлгән, уты-суы кергән. Машинага утырасың да чыгып китәсең аэропортка, самолет белән барып төшәсең Мәскәүгә, чыгыш ясыйсың да кире китәсең. Авылыңа кайтып төшкәндә, чыгып киткәнеңә бер тәүлек тә үтмәгән була. Бу бүген шулай. Киләчәктә тагын да тизрәк булачак.
– Авыл кешесе сине, ниятләреңне аңлыймы?
– Башта аңламыйлар иде. Хәзер дә андыйлар бар. Ләкин мин сөйләнеп йөрмим, авылга булышам. Лабораторияләрне дә аларга ярдәмгә дип оештырам лабаса. Безруков та авылда яшәде. Толымбайны күреп, исе китте. Иранлылар да сокланды. Безнең авылда өмә ясап эшләү бар. Бергәләшеп зур эшләрне башкарабыз, зиратны чистартабыз, парк ясадык, футбол мәйданы ясадык. Урта мәктәпне саклап калдык. Бөтен җирдә ут яна, бөтен җир төзек.
– Авылның проблемасы юк алайса?
– Авылда проблема күп. Мин хәзер үз авылымны сөйләдем. Чөнки безнең авыл Буага якын. Бу исә эшсезлектән коткара. Авылның иң зур бәласе – эшсезлек. Эшләгән өчен хезмәт хакын ала алмаган авыллар да байтак. Авылга әллә ни күп кирәкми, аңа нибары игътибар кирәк. Дәүләтнең игътибары җитми.
– Дәүләт игътибар иткән түгелме? Газы, уты, суы бар, дип сөйләдең.
– Без бит үзебез сорап йөрибез. Һәр авылның Раиле булса, яхшы булыр иде дә…
– Кем күбрәк эшли, шуңа тәнкыйть тә күбрәк эләгә, килешәсеңме?
– Мин аңа әзер, чөнки үземне негативтан арындыра беләм. Салкын су белән коенам. Иртәнге чыкта яланаяк йөрим. Һәр иртәне гимнастика ясаудан башлыйм. Авылда гармония бар, аңлыйсыңмы? Син шунда туган һәм беркая да китмәгән. Аннан соң, минем уйлар әйбәт. Ул уйлар буенча, мин инде әллә кайчан гармониягә ирешкән җәмгыятьтә яшим, театр да әллә нинди үрләргә ирешкән. Театр дигәннән, әллә нинди авыр вакытларда да уңышка ирешәчәгебезгә шикләнмәдем. Башта ниятләргә, аннары шул нияткә ышанырга кирәк. Ничек уйлыйсың, шулай була. Яхшы уйларың яныңа кирәкле кешеләрне тартып китерә, кирәкле ярдәм була. Уй материальләшә. Хәзер хезмәткәрләр дә, сез әйткән әйберләр барысы да тормышка ашып бара, дип шакката. Уйлыйм һәм чынга ашачагына ышанам чөнки. Шул юлда кемдер проблема тудырды икән, аңа да рәхмәтле булырга кирәк. Ул – сабак бирүче. Аның ярдәмендә хаталарны күрәсең һәм нәтиҗә ясыйсың.
– Мондый тормыш фәлсәфәсенә ничек килдең?
– Туксанынчы еллар шаукымына бирелеп, башта коммерция юлына кереп киткән идем. Минем юл булмаган ул. Шуннан кисәтү билгеләре булды. Бер-ике кешене рәнҗетергә туры килде. Аны бик авыр кичердем, барып гафу үтендем. Бер-ике тапкыр аттылар. Үз-үземә, өченчесендә кисәтеп кенә калмаячаклар, атып үтерәчәкләр, дидем. Нәрсә өчен килдем мин бу дөньяга? Шундый кыска гомер өченме? Ник яшим? Үлемнән соң нәрсә дә булса бармы? Катлаулы организмны, бу мохитне тудыручы көч бар бит инде ул. Димәк, яшәүнең теге ягында нидер бар. Алла бар, дигәнгә дә, Алла юк, дигәнгә дә ике төрле караш миндә. Алла бар, диючеләргә, сез уйлаган Алла юк, дип җавап бирәм. Җәннәт белән тәмуг барлыкка китереп, гөнаһлы дөньясы өчен сине җәберләп, утлы табада яндыра торган Алла юк ул. Аны кешеләр уйлап чыгарган. Ходай Тәгалә минем өчен океан кебек. Кеше җаннары тамчы булса, океан шул тамчылардан тора. Океан тамчының нәрсә уйлаганын белә, ләкин тамчы беркайчан да океанның мөмкинлекләрен күрә алмый. Менә монда һава бармы? Бар, дисең. Аны тотып карыйсы килә, ләкин булмый. Күреп, тотып булмаган нәрсәне инкяр итү дөрес булмый шулай булгач. Мин икесе ике чик булган фән белән дин дә кайчан да булса берләшеп, кешелек дөньясын зур казанышларга китерер дип тә уйлыйм әле. Адәм балаларының саны бүген 8 миллиардтан артып бара. Планетаның мөмкинлекләре 1 миллиардка исәпләнгән. Димәк, 7 миллиарды артык булып чыга. Планета шул 7 миллиардны чир һәм башка проблемалар аша чистарта.
– Буа театрын, оешканда, җитдигә санамыйлар иде. Хәзер нинди караш?
– Хәзер бүтәнчәрәк караш. Мәскәүгә ярарга тырыша, диләр. Без бит Буа гына түгел, Татарстан өчен тырышабыз. Вакыйгаи туристлык дигән юнәлеш Татарстан өчен дә, Буа өчен дә отышлы булыр иде. Аз-маз саннар китерик. Районда ел саен 300-400 кеше кими. Һәр елны бер мәктәп бетә. Бу – бик куркыныч саннар, килешәсеңме? Алайса, ничек кече шәһәрләрне яшәтергә? Шулай юкка чыгар микән ул? Ярар, бүген – авыл, иртәгә Буа бетә, ди. Россиядә 22 мегаполис калырга тиеш, диләр. Ярар, мегаполиста яшәрбез. Ләкин бит мин – авыл баласы. Мин – бүтән, матур тормышны күргән кеше. Мине, сарык бәтиләре шикелле, төркем-төркем йөргән, ясалма ризык ашаган кешеләр көтүенә кушып булмый. Президент та алай уйламыйдыр. Юкса, авылны үстерергә дип, бер-бер артлы грантлар ясамаслар иде. Туризм да бит авылны яшәтү өчен эшләнә. Лаборатория – Буаны яшәтү өчен яхшы форсат ул. Аны Буа хакимияте дә аңлый һәм безнең идеяне күтәреп алды. Быел икътисадка файдасы да сизелә башлады. Киләчәктә тагын да сизеләчәк әле ул.
– Театр халыкны үзгәрттеме?
– Үзгәртте. Билет алып, спектакльләргә йөри башладылар. “Әкәмәт кәмит”кә дүрт көндә бөтен билет сатылып бетте. Билет бәясе – 250 сум. Пенсионерларга – 100 сум. Буа театры халыкара аэропортта торучы зур бер лайнерга әйләнеп бара. Әле ул халык җыя. Аннан очып китәрбез. Миндә шундый эчке сиземләү бар.
Әңгәмәдәш –
Гөлинә Гыймадова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat