Россиянең Гидрометеорология үзәге лабораториясе мөдире Людмила Паршина «Российская газета» га 14 сентябрьдән соң кинәт суыта башлаячак, дип сөйләгән.
Шимбәдән Мәскәүдә һәм Үзәк округның төньягында көндезге температура 13-18 градуска кадәр төшәчәк, 15-16 сентябрьдә көндез-11-17, төнлә наибары 3-8 градус булачак. Бу нормадан түбәнрәк, ди белгеч.
Ленинград, Псков, Новгород, Вологда һәм Архангельск өлкәләрендә һәм Карелиядә дә шундый ук хәл күзәтелә. Бу төбәкләрдә көндез 13-19 градуска кадәр җылы, төнлә урыны белән 2 градуска кадәр салкын була.
Көнбатыш Себердә төнге кыраулар булачак. Иркутск өлкәсендә һәм Камчаткада төннәрен 5 градуска кадәр салкын, Приморье краенда 2 градуска кадәр салкын көтелә. 12 сентябрьдә Таймырда карлы яңгыр көтелә. Россиянең Көньягында җәйге җылылык әлегә саклана — көндез һава температурасы +30 градуска кадәр җылыначак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat