Татарстанда агулы гөмбә ашап үлүчеләр булмаган

Ел башыннан Татарстанда гөмбә белән агуланып, үлем-китеп очраклары теркәлмәгән. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина хәбәр итте.

“Быел агулы гөмбә ашап үлү очраклары теркәлмәде. Әмма соңгы биш ел эчендә өч үлем-китем очрагы билгеле. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, үлемгә китергән сәбәп — төссез агулы гөмбә (бледная поганка) токсины”, — диде баш токсиколог.


Фикер өстәү