“Ак барс” Казандагы уенын Зиннәтулла Билалетдинов белән башлый

“Металлург”ка каршы узасы очрашу алдыннан “Татнефть-Арена”да өч мәртәбә Гагарин Кубогын яулаган остазны хөрмәтләячәкләр. Башкала хоккейчылары исә үз тамашачысы алдына тәүге тапкыр яңа тренер белән чыга. Дмитрий Квартальнов матч алдыннан журналистлар белән очрашты.

Узган атнада Мәскәү – Хельсинки – Сочи маршруты буенча сәяхәт иткән Казан хоккейчылары бүген, ниһаять, үз бозына чыга. Яңарган команда читтәге өч уенда ике җиңү яулап, дүрт очкога ия булды. 13 алка керттеләр, 8не керттерделәр. Саннар матур. Беренчесе һөҗүмчеләр файдасына булса, икенчесе сакта кимчелекләр барлыгын күрсәтә. Сәбәбе дә бар кебек. “Ак барс”ның сакчылары КХЛ командалары арасында иң яше санала. Иң өлкән уенчы Игорь Ожиганов быел 27не тутырачак. Алдагы өч очрашуда Камил Фазылҗанов (21), Даниил Журавлев (19) кебек егетләр чыкты. Узган сезонда Казанда 40 яшьлек Андрей Марков уйный иде. Хәзер исә Альберт Яруллин иң тәҗрибәле сакчылардан санала. Сүз уңаеннан, 26 яшьлек хоккейчы бүген яңа сезондагы беренче уенын уздырачак. Әнә шул яшьләр көндәш һөҗүмчеләрне туктатып торырлык ышанычлы көчкә әверелсен өчен вакыт кирәк. Сезон башында барысы да була. Ничә алка керттерүебез түгел, җиңү мөһим”, – ди Игорь Ожиганов.

Сакчылар димәктән, кертелгән алка алар гаебе генә түгел, әлбәттә. Тагын да җаваплырак егетләр бар. Алдагы ике очрашуда “Ак барс” капкасын Адам Рейдборн саклады. Ә Эмиль Гарипов кайда? Бу сорауны матбугат очрашуында Дмитрий Квартальновка да бирделәр. “Ул әзерләнә. Җәй көне тагын җәрәхәт алды. Эмильгә җитди операция кичерергә туры килде, вакыт кирәк. Әмма без аңа өметләнәбез”, – диде баш тренер.  

Һөҗүмчеләргә килгәндә, өч уенда Владимир Ткачев – өч, Кирилл Петров ике алка кертте. Узган ел үзен күрсәтә алмаган Ткачев быел кабат лидерларның берсенә әверелер дип өметләнәләр. Петров туган шәһәренә әйләнеп кайтканынасөенә. Беренче звенога дип махсус чакырылган Канада егетләре Патрис Кормье һәм Мэттью Фрэттинны исә әле бик озак

ЦСКАга киткән Иржи Секач һәм “Локомотив”ка күчкән Антон Ландер белән чагыштырачаклар. Кормье белән Фрэттин “Ак барс”та берәр алка кертте. Секач исә беренче очрашуда ук Казан капкасына икене кертте. Дөрес, шуннан соң туктап калды. “Ак барс”тан киткәнгә хәтере калган, күрәсең.  

– Беренче өч уенда җиңүләр ошады. Ике уенда зур өстенлек белән җиңдек. Нәрсә ошамадымы? Беләсезме, хоккей ул юлдагы гаишник кебек. Туктата да барыбер бәйләнерлек сәбәп таба. Хоккейда да шулай. Барыбер ниндидер кимчелекне төзәтергә була, – диде Дмитрий Квартальновжурналистларга. – Язга кадәр ерак, хаталар булачак әле. Үсәргә тырышачакбыз.

Үсәр өчен үзгәрешләр дә кирәк. Сезон дәвамында командада тагын яңа уенчылар пәйда булачак. Матбугат очрашуында клубның генераль менеджеры Рәфыйк Якубов һөҗүмче эзләүләрен яшермәде. “Ак барс”тагы үзгәрешләр состав яңару белән генә чикләнми. Берничә көн элек клубның башкарма директоры белән таныштырдылар. Бу вазифага моңа кадәр “Нефтяник”та (Әлмәт) эшләгән Мансур Усманов билгеләнде. Тамашачының күңелен күрү ниятеннән башкарылган эшләр арасында клуб сайтының татарча бүлеге пәйда булу аерым игътибарга лаек. Башка зур командалар моның белән мактана алмый.  

“Ак барс”ның бүгенге көндәшенә килгәндә, Магнитогорск белән Казан командалары КХЛда үзара 50 матч уздырган. Якташларыбыз исәбендә 26 җиңү бар. Узган сезонда көндәшләр икешәр мәртәбә уңышка ирешкән. Соңгы елларда Россия хоккеенда иң көчле командалардан саналган “Металлург” яңа сезондагы 5 уенда нибары 1 җиңү яулады. Атнаун көн эчендә Магнитогорскида баш тренерны да алмаштырдылар. Бу вазифага заманында ил җыелма командасын җитәкләгән Илья Воробьев билгеләнде. Гадәттә, мондый үзгәрешләр спортчыларны ныграк тырышырга мәҗбүр итә. “Металлург” исә ике көн элек Түбән Камада “Нефтехимик”ка 0:3 исәбе белән оттырды.

Илнар ХӨСНУЛЛИН


Фикер өстәү