Мөхәммәт пәйгамбәрнең нәсел дәвамчысы: “Дөньяга сездәй үрнәкләр кирәк”

Мөхәммәт пәйгамбәрнең нәсел дәвамчысы Татарстанга бер миллион доллардан өлеш чыгарды. Башкалада архитектура өлкәсендәге иң мәртәбәле  бүләкләрнең берсе саналган Ага Хан премиясен тапшырдылар. 

Премия 1977 елда принц Ага Хан тарафыннан булдырыла. Быел бәйгедә 39 илдән 380 проект катнашкан. Белгечләр финалга 16 илдән 20 проектны сайлап алды. Шулар арасыннан алты җиңүчене билгеләделәр. 2019 елгы җиңүчеләр исемлегендә Татарстанның иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы да бар. Бүләкләү тантанасы Казанда кичә – Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында узды. Тантанага кадәр журналистлар җиңүчеләр һәм премиянең җитәкчесе Фаррух Дерахшани белән очрашты.

“Сайлап алу җиңел булмады”

Фаррух Дерахшани премиянең асылын аңлатты. “Премия бер кешегә генә бирелми. Ул проектны гамәлгә ашыруда мөһим роль уйнаган шәһәр хакимиятләре, төзүчеләр, заказчылар, аерым эш төрләре буенча осталар һәм инженерларның хезмәтен исәпкә ала. Премия грант рәвешендә һәм акчалата бирелә”. Матбугат очрашуында Фаррух әфәнде Татарстан проектының 166 мең доллар күләмендә премия алачагын әйтте. Ул, Татарстан республикасының җәмәгать киңлекләрен үстерү программасы мактауга лаек, дигән фикерен җиткерде.

– Бу – бер архитектор эше генә түгел, монда яшьләр командасы эшләде. Жюри әгъзаларын да шушы проект кысасында башкарылган күләмле эшләр шаккатырды. Болар барысы да кыска вакыт эчендә тормышка ашырылган һәм халык өчен эшләнгән. Бу проект – җитәкчегезнең күзаллавы, халыкка яхшы булсын дип тырышуы, – диде Дерахшани.

Премияне тапшыру чарасы мөселман дөньясы өчен архитектура һәм мәдәни яктан аерым әһәмияткә ия урыннарда оештырыла. Шуңа күрә быел Казанны сайлаулары юкка түгел. Бездә дә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кергән корылмалар бар. “Тантана урыны итеп Болгарны ник сайламадыгыз?” дигән сорауга, премия җитәкчесе:

– Бүләкләү чарасы башкалада булырга тиеш, кагыйдәсе шундый, – дип җавап бирде. Ул Казанга әлеге чараны оештыруда күрсәткән ярдәме өчен рәхмәтен җиткерде:

– Мондагы оештыру эше бик яхшы. Безнең белән һәрдаим элемтәдә булдылар, барлык сораулар буенча ярдәм иттеләр. Ә татарларның кунакчыллыгы аерым игътибарга лаек.

Премиянең жюри вәкиле Кәрим Ибраһим сүзләренчә, бер миллион долларга тәкъдим ителәчәк проектларны сайлау җиңел булмаган.

– Финалга чыгучыларны сайлаганда, жюри аларның матурлыгына гына түгел, социаль яктан әһәмиятле булуына басым ясады. Проектларны архитектура ягыннан камиллегенә, экологиягә зыян китермәвенә һәм җәмгыятькә файдасына карап бәяләдек, – диде ул.

Димәк, дөрес юлдан барабыз

Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында узган тантанада премиянең “атасы” – Принц галиҗәнаплары Кәрим Ага Хан IV, Татарстанның беренче Президенты,  Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм БДБ, чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык җитәкчесе Элеонора Митрофанова чыгыш ясадылар.

–Мондый мәртәбәле премияне кабул итүебез өчен Россия Президенты исеменнән шатлыгыбызны җиткерәм. Чараның Татарстанда узуы да юкка түгел. Татарстан халкы дустанә яши белә. Республика ЮНЕСКО белән хезмәттәшлектә һәм мәдәни мирасны саклауда лаеклы эш башкара, – диде Элеонора Митрофанова.

– Бу чараны үзебездә үткәрү – зур дәрәҗә. Җиңгәнбез икән, димәк, без – дөрес юлда. Премияне югары бәя буларак кабул итәбез. Болгардагы ислам, Зөя утрау-шәһәрчегендәге православие диненә караган корылмаларга да безнең мөнәсәбәтебез бер үк дәрәҗәдә. Мин еш әйтәм: без барысын да йөрәктән һәм ихлас күңелдән эшлибез. Без татар халкының бай тарихи мирасына нигезләнәбез һәм бу хакта кычкырып әйтүдән курыкмыйбыз, – дип чыгыш ясады Минтимер Шәймиев.

Кәрим Ага Хан IV дә премиянең асылын кешеләргә файда китерә алырдай проектларны лаеклы итеп бәяләүдә күрә. “Архитектура тормыш сыйфатына йогынты ясый. Без әйләнә-тирә мохитне формалаштырабыз, үз чиратында, ул да безне үзгәртә, – дип чыгыш ясады Принц галиҗәнаплары. – Сездә архитектура мирасын кадерлиләр һәм хөрмәт итәләр. Мин моны Болгарда да күрдем. Мәчет белән чиркәү янәшә тора. Дөньяга сезнең кебек үрнәкләр кирәк”.

Быелгы җиңүчеләр исемлеге:

*Мухаррак шәһәрен торгызу проекты (Бәһрәйн)
*Көньяк Канарчор шәһәрендәге “Аркадия” белем бирү проекты (Бангладеш)
*Бирзеит шәһәрендәге Фәләстыйн музее (Фәләстыйн)
*Татарстан Республикасының иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы (РФ)
*Бамбей шәһәрендәге Алиун Диоп исемендәге университетның белем бирү корпусы (Сенегал)
*Шардждагы су-сазлык биләмәләре үзәге (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре).

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Ага Ханның махсус сертификатына ия булды.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү