Арчада «Атлап баручы автобус» акциясе узды

Арчада «Атлап баручы автобус» акциясе узды. Акция кысаларында Арчаның 1нче мәктәбендә укучы балалар белән бергә шәһәр буйлап экскурсия оештырылды, дип яза район газетасы.

Чараның максаты — балаларны юл хәрәкәте мохитенә ияләштерү. Аларга юл йөрү билгеләрен аңлату. Гомумән, чара балалар арасында җаваплылык, дисциплиналылык, юлларда үз-үзеңне лаеклы тоту кагыйдәләрен популярлаштыруга корылган.

Акция кысаларында Арчаның 1нче мәктәбендә укучы балалар белән бергә шәһәр буйлап экскурсия оештырылды. Аларны укытучылар, ЮХИДИнең “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтҗанова, инспекторлар Фәнил Муллагалиев, Алмаз Зарипов озатып йөрде.

Инспектор балаларга җәяүлеләрнең үз-үзен тоту кагыйдәләрен, юл билгеләре турында аңлатты. Сәяхәт ахырында балаларның юлларда куркынычсыз хәрәкәткә ияләнү дәрәҗәсе билгеләнде һәм һәрберсенә яктылык кайтаручы элемент таратылды.

Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/14/193530/


Фикер өстәү