Татарстанда 28 сентябрьне Гошер көне итеп игълан иттелләр | Ничек катнашырга?

Татарстан Диния нәзарәте 28 сентябрьне республикада Гошер көне итеп игълан итте. Бакча уңышының бер өлешен мохтаҗлар файдасына районнарындагы һәм шәһәрләрдәге үзәк мәчетләргә тапшырырга мөмкин.

Җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдән: бәрәңге, кәбестә, чөгендер, кишер, суган, алма, слива, шулай ук кышка әзерләнгән кайнатмалар кабул ителә. Җыелган сәдакалар соңыннан мохтаҗларга тапшырыла. Беренчеләрдән булып быел гошерне Татарстанның Балык Бистәсе һәм Бөгелмә мөхтәсибәтләрендә җыйганнар. Узган ел республика халкыннан 600 тонна гошер җыелган һәм мохтаҗларга таратылган.

Гошер – сәдаканың бер төре. Мөселман кешесе җыеп алган уңышының уннан берен мохтаҗларга бирә. Гошер сәдакасы түләүнең мәҗбүри булуы “Сыер” сүрәсенең 267 нче аятендә күрсәтелә: “Ий мөэминнәр! Кәсеп итеп тапкан малларыгыздан һәм Без сезнең өчен җирдән чыгарган уңышлардан яхшысын Аллаһы күрсәткән урыннарга бирегез!..” Гошер сәдакасының мәҗбүрилеге шуның белән нигезләнә ки, һәрбер уңышның хакыйкый сәбәбе булып Аллаһының рәхмәте тора, ул уңай табигый факторларда чагылыш таба. Әлеге рәхмәткә ирешү һәм киләчәк уңышка өмет баглау өчен, Аның ихтыярына буйсынып, гошер (уннан бер өлеш) бирелергә тиеш. Шунысы күркәм: революциягә кадәр татар-мөселманнарда гошер сәдакасын җыю гадәти күренеш булган. Совет чорында гошер бәйрәмнәрен уңыш бәйрәмнәре алыштырган. Хәзер әлеге күркәм гадәт республика мөселманнары тормышына кайта башлады.


2 фикер

  1. Жыйган сэдакалардан хэерле урынга барып ирешсен.гамэллэребезне раббым кабул кыл
    .райондаш кардэшлэрем эфэрин.

  2. Татары молодцы гожусь вами ,хотелось бы и в Башкирии гошер садакасын собирали ? Всем светлым силам МИРА ДОБРА И ЛЮБВИ !Сохрани нас АЛЛАХ !

Җавап Отменить ответ